Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Электрон больничныйлар

Татарстанда 1 июльдән электрон больничныйлар эшли башлаячак, ләкин кәгазь больничныйлар әлегә кулланыштан чыкмый. СИФның (ФСС) рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда больничныйларны электрон тутыру системасы кертелә башлаячак. Республика яңа технологиягә тестлаштыру үткәргән пилот төбәкләр арасына керде. Әлеге программаны эшләүчеләр белдергәнчә, электрон больничныйны югалтып та, ялгыш тутырып та булмый, ә аны куллануга...

Татарстанда 1 июльдән электрон больничныйлар эшли башлаячак, ләкин кәгазь больничныйлар әлегә кулланыштан чыкмый.

СИФның (ФСС) рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда больничныйларны электрон тутыру системасы кертелә башлаячак. Республика яңа технологиягә тестлаштыру үткәргән пилот төбәкләр арасына керде. Әлеге программаны эшләүчеләр белдергәнчә, электрон больничныйны югалтып та, ялгыш тутырып та булмый, ә аны куллануга кертү медицина хезмәткәрләренә эшне җиңеләйтәчәк һәм кәгазьләргә бәйле эшне киметәчәк. Электрон больничныйлар буенча вакытлыча эшкә яраксыз кешеләргә, йөкле һәм бала тудырган хатын-кызларга пособиеләр түләнеләчәк, дип хәбәр ителә төбәк социаль иминиятләштерү фондында. РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге мөдире Рамил Гайзатуллин сүзләренә караганда, бухгалтерларның да эшләре кимиячәк, эшкә яраксызлык буенча кәгазьләр тутыру мәшәкатьләре бетәчәк. Барлык кирәкле мәгълүматларны алар бердәм базадан алачаклар. Турыдан-туры түләүләр механизмы кертелсә, барлык исәп-хисаплар да СИФ һәм хезмәткәр арасында башкарылачак. Бу - вакыт һәм акчаны янга калдыру дигән сүз. Гражданнар өчен берни дә үзгәрми - дәвалану алганнан соң хезмәткәргә идентификатор - авыру фактын дәлилләүче һәм эш бирүчегә больничныйны тизрәк эзләп табырга ярдәм итүче саннар комбинациясе биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев