Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ел вакыйгасы – ветеринария пункты

Республика программасы кысаларында участок ветеринария пунктын ачу Савруш авыл җирлеге өчен узган елның иң зур билгеләнешкә ия вакыйгасы булды. Иске Савруш авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган. Урамнарны яктыртуга бәйле дә шактый эшләр башкарылган: Иске Саврушта - бер, Васильевкада өч урамда яктырту системалары ремонтланып, исәпләү җиһазларына тоташтырылган. Үзара салым акчасына...

Республика программасы кысаларында участок ветеринария пунктын ачу Савруш авыл җирлеге өчен узган елның иң зур билгеләнешкә ия вакыйгасы булды.

Иске Савруш авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган. Урамнарны яктыртуга бәйле дә шактый эшләр башкарылган: Иске Саврушта - бер, Васильевкада өч урамда яктырту системалары ремонтланып, исәпләү җиһазларына тоташтырылган. Үзара салым акчасына җәяүлеләр кичүе төзелгән, үзәк биләмәдә ике урамда бишенче үткәргеч сузылган, зират йорты ремонтланган. Җирлек территориясенә кертелергә тиешле 850 тонна вак ташның 290 тоннасы кайтарылган. Җирлекнең башкарма комитеты һәм клуб хезмәткәрләре гомуми озынлыгы 20 километрга сузылган Чистай-Аксубай автомобиль юлы буен һәрдаим тәртиптә тоттылар. Җирле халыктан җыелган һәм иганәчеләр биргән акчага Саврушта зур буа булдырганнар, Савруш һәм Иске Савруш авылларында буаларны ремонтлаганнар.

Агымдагы елга мөһим бурычлар: вак ташның калган өлешен кертеп, аны торак пунктлар урамнарына җәюне дәвам итәргә; торак пунктларны төзекләндерү, яшелләндерү һәм җыештыру чараларын үткәрергә. Янгын иминлеге максатларында һәм малларга су эчерү өчен Түбән Саврушта һәм Васильевкада буалар төзергә, Васильевкада электр линияләрен капиталь ремонтларга. Авыл җирлегенең торак пунктларында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы булмау; Иске Саврушка һәм Түбән Саврушка керү юлларының начар торышта булуы; Васильевкада клуб булмау төп проблемалар булып тора. Кала халкына сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итеп, Савруш авыл җирлеге Казанда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашты. Әлеге уңайдан рәхмәт белдереп, район башлыгы Камил Гилманов авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьминга Казан шәһәренең Совет районы хакимияте башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Җирлек территориясендә тәртип урнаштыруда актив катнашкан кешеләр утырыш вакытында дружиначы таныклыклары һәм махсус киемнәр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев