Экологлар ком өчен штраф салганнар
Административ комиссиянең чираттагы утырышында канун бозган 8 кешенең эше каралды. Беркетмәләрне чираттагы рейдлар нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары төзеде, экологлар аларның кайберләрен тикшерү өчен районга җибәргәннәр. Юлларында очраган агач-куакларны кимереп, чәчәкләрне таптап, ашап барган урамнар буйлап утлап йөргән кәҗәләр - район үзәге өчен элеккечә баш бәласы булып кала. - Урамнарда утлап...
Административ комиссиянең чираттагы утырышында канун бозган 8 кешенең эше каралды.
Беркетмәләрне чираттагы рейдлар нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары төзеде, экологлар аларның кайберләрен тикшерү өчен районга җибәргәннәр. Юлларында очраган агач-куакларны кимереп, чәчәкләрне таптап, ашап барган урамнар буйлап утлап йөргән кәҗәләр - район үзәге өчен элеккечә баш бәласы булып кала.
- Урамнарда утлап йөргән мал хуҗаларына минималь күләме ике мең сум тәшкил иткән штраф салу, моңа каршы көрәшнең бердәнбер юлы, - дип кисәтә административ комиссия сәркәтибе Алексей Тимирясов. - Штраф түләгәннән соң, хуҗаларда шунда ук малларны бәйдә асрау өчен бау да, казык та табыла. Бу очракта, чәчәк түтәлләрен минем сыерым таптамаган, куакны минем кәҗәм кимермәгән, дигән сылтаулар кабул ителми, чөнки комиссия барысын да фотога төшерә. Экологлар да районга еш килеп йөриләр. Комиссия вәкилләре сүзләренә караганда, алар йорт территориясеннән тыш яткан әйберләрнең барысын да күрәләр. Узган утырышларда өйләре тирәсендә төзелеш материаллары һәм тәгәрмәч өемнәре яткан, чүплекләр хасил иткән гражданнарның эшләре тикшерелсә, бу юлы Чистай пристанендә КамАЗ машинасына ком төягән аксубайлыга машинасының япмасы булмау сәбәпле төзелгән беркетмә эше каралды.
Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү барлык граҗданнарга да кагыла - комиссия район буйлап рейдка чыга һәм барлык торак пунктларда да экотәртипне контрольли. Беркетмәләр урында үк төзелә һәм фото белән дәлилләнә, ә төзекләндерү кагыйдәләренә кагылышлы бирелгән җәза, һичшиксез, үтәләчәк. Кагыйдә бозучылар салынган штрафны 60 көн эчендә түләргә тиеш.
Фото: progorod58.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев