Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

ЭЭМнан электрон дәүләт хезмәтләре

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүне оештыру турында"гы Федераль канун таләпләре буенча дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итү тәртибен җиңеләйтү максатларыннан ведомствоара йогынты ясау системасы эшли. Дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итү вакытын кыскарту, бюрократик тоткарлыкларны юк итү һәм ришвәтчелек куркынычлыгын киметү өчен Россия ЭЭМ www.gosuslugi.ru Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итә....

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүне оештыру турында"гы Федераль канун таләпләре буенча дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итү тәртибен җиңеләйтү максатларыннан ведомствоара йогынты ясау системасы эшли.

Дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итү вакытын кыскарту, бюрократик тоткарлыкларны юк итү һәм ришвәтчелек куркынычлыгын киметү өчен Россия ЭЭМ www.gosuslugi.ru Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итә. Порталның барлык хезмәтләренә юлны ачу өчен http://www.gosuslugi.ru Интернет-адресы буенча теркәү үтәргә кирәк. Әгәр элек әлеге системада теркәү үтүне почтада яки КФҮтә раслап булса, ЭЭМ хезмәтләрен алу өлеше буенча хәзер бу Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә дә мөмкин. ЭЭМ тәкъдим иткән хезмәтләр арасында - хөкемгә тартылу яки тартылмау турында белешмә, машина йөртү таныклыгын, РФ паспортын югалткан яки алыштырган очракта яңасын, яшәү урыны һәм тору урыны буенча теркәү алу. Хәзерге вакытта иң күп кулланылган хезмәтләр - машина йөртү таныклыгы номеры буенча административ канун бозуларны тикшерү һәм адреслы-белешмә мәгълүматы алу. ЭЭМ тәкъдим иткән электрон хезмәтләрне теләсә кайсы гражданин куллана ала. Дәүләт хезмәтләрен башкару өчен барлык объектлар да материаль-техник кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар һәм хезмәткәрләрне чакыру төймәләре, шулай ук гражданнарга консультацияләр бирү өчен телефоннар урнаштырылган.
Дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә алу вакытны янга калдыра, дәүләт органнары буйлап кирәкле документларын җыеп йөрисе юк, ришвәтчелек куркынычлыгы кими, Интернет челтәре аша теләсә кайсы вакытта дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеге бар. Дәүләт хезмәтләрен алу тиешле тәртиптә үтә - гариза бирүчеләрнең һәрберсенә кабул итү вакытын һәм көне билгеләнә, бу хакта шулай электрон төрдә хәбәр ителә.
Россия ЭЭМ тәкъдим иткән дәүләт хезмәтләре төрләре белән ЭЭМның рәсми сайтында "Гражданнар өчен" бүлегендә "Дәүләт хезмәтләре" рубрикасында яки 2-72-06, 2-79-74 телефон номерлары буенча дежур бүлегенә шалтыратып танышып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев