Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Думада – буа, Яңа Кармәткә кадәр – асфальт юл

Яңа Кармәт авыл җирлегендә милеккә салым - 101 процентка, ә җиргә салым 118 процентка үтәлгән. 2015 елда Яңа Кармәт авылы тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе - республика программасы буенча башкарылган каты түшәмәле юл төзү. Яңа Кармәт авылы янында санкциясез ике чүплек бетерелгән. Шулай ук авыл җирлеге халкы өчен Яңа Дума...

Яңа Кармәт авыл җирлегендә милеккә салым - 101 процентка, ә җиргә салым 118 процентка үтәлгән.


2015 елда Яңа Кармәт авылы тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе - республика программасы буенча башкарылган каты түшәмәле юл төзү. Яңа Кармәт авылы янында санкциясез ике чүплек бетерелгән. Шулай ук авыл җирлеге халкы өчен Яңа Дума авылында буа төзү зур вакыйга булды, ул киләчәктә авыл халкы өчен сусаклагыч һәм ял итү урыны булып торачак. Үзара салым хисабына кайбер урамнарга вак таш җәелгән. Нефтьчеләр ярдәме белән Дума һәм Яңа Кармәт авыллары арасындагы үзәнлек өстендәге кичү төзекләндерелгән. Узган елда шулай ук Яңа Кармәт авылында суэтем башнясы янындагы санитария-саклау зонасы тәртипкә китерелгән. Төп һәм резерв скважиналар чистартылган. Рус Кармәте һәм Дума авылларында халык көче белән тирәнлек насосы һәм скважиналардагы торбалар алмаштырылган. 2015 елда урамнарны яктырту челтәрләрен яңартуның республика программасы буенча Яңа Думада биш километр яктырткыч чыбык сузылган һәм утыз фонарь куелган. Яңа Кармәттә авыл халкы һәм Чистай электр челтәрләренең Аксубай бүлеге ярдәме белән 800 метр электр чыбыгы сузылган һәм урамнарны яктыртуның өстәмә нокталары булдырылган. Узган елда җирлек территориясендә чишмәләр төзекләндерелгән.

Авыл җирлегенең 2016 елга да бурычлары аз түгел. Торак пунктларны төзекләндерү, урамнарны яктыртуны тулысынча исәпкә алуга күчерү буенча эшне дәвам итәргә. Милекне исәпкә алу, хуҗасыз объектларны ачыклау, иясез җирләрне теркәү таләп ителә. Яңа Дума авылында да күп эшләр каралган - бу карт агачларны кисү, янгын сүндерү гидрантын җиһазлау, чүплекләрне бетерү. Яңа Кармәт авылында һәм Индустриаль поселогында - юлларга вак таш җәю, Рус Кармәтендә суүткәргеч каналларын ремонтлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев