Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Дәүләт хезмәтләрен ташлама белән

Агымдагы елның 1 гыйнвареннән дәүләт хезмәтләре өчен пошлиналарны 30 процентлы ташлама белән түләргә була. Ташлама алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәтләргә гариза бирергә кирәк. Аннан соң Шәхси кабинетта ведомствоның сезнең гариза буенча пошлина түләүгә счет тәкъдим итүен көтәргә һәм түләүгә күчәргә. Дәүләт пошлинасын банк картасы, электрон букча, мобильле телефон...

Агымдагы елның 1 гыйнвареннән дәүләт хезмәтләре өчен пошлиналарны 30 процентлы ташлама белән түләргә була.

Ташлама алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәтләргә гариза бирергә кирәк. Аннан соң Шәхси кабинетта ведомствоның сезнең гариза буенча пошлина түләүгә счет тәкъдим итүен көтәргә һәм түләүгә күчәргә. Дәүләт пошлинасын банк картасы, электрон букча, мобильле телефон аша түләргә. Әгәр шартлар үтәлсә, сез пошлина түләүгә ташлама аласыз. Хәзерге вакытта порталда түбәндәге хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасын электрон төрдә түләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган: машина йөртү таныклыгын алу яки алмаштыруга, транспорт чарасын теркәүгә, никах теркәүгә, теркәлгән никахны бозуга, иске һәм яңа үрнәктәге чит ил паспортлары, РФ гражданины паспорты алуга.

Игътибар, дәүләт пошлинасын бары тик физик затлар гына түли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев