Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Дәүләт хезмәтләре без уйлаганча гади түгел

Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тикшерү генә түгел, салым әҗәтләрен түләү мөмкинлеге дә бар. Бу хезмәт стандарт һәм раслаучы исәп язуларына ия булган барлык кулланучылар өчен дә ачык. Түләүләрне - шәхси кабинеттагы "Хисапларны эзләү" бүлекчәсендә, ә бурычларны "Салым әҗәтләре" хезмәтендә табарга. Моннан тыш, дәүләт хезмәте порталында бурычларны түләү буенча...

Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тикшерү генә түгел, салым әҗәтләрен түләү мөмкинлеге дә бар.

Бу хезмәт стандарт һәм раслаучы исәп язуларына ия булган барлык кулланучылар өчен дә ачык. Түләүләрне - шәхси кабинеттагы "Хисапларны эзләү" бүлекчәсендә, ә бурычларны "Салым әҗәтләре" хезмәтендә табарга. Моннан тыш, дәүләт хезмәте порталында бурычларны түләү буенча киңәшләр дә бар. Мисалга, Россия ФНСта түләүләрне раслау 14 көн эчендә гамәлгә ашырыла, шул вакытка кадәр әҗәт капланмаган булып санала. Башта әҗәтне, аннан соң гына исәпләнгән пеня суммасын түләү киңәш ителә, ә Россия ФНСтан раслау көткән вакыт аралыгында пеня үсә бара. Бурычларны банк картасы буенча да түләү мөмкин. Канунга нигезләнеп, салым бурычын түләгән өчен комиссия алынмый. Киләчәктә салым әҗәтен электрон акча янчыгын кулланып һәм шулай ук мобильле телефон балансы ярдәмендә дә түләү мөмкинлеге ачылачак, өстәвенә комиссияләрсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев