Депутат кабул итте
Аксубайда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин гражданнарны кабул итте. Депутатка шәхси һәм уртак мәсьәләләр белән килделәр. Иске Үзи авылы мәдәният йорты хезмәткәре Елена Айдова мәдәният учагы өчен микрофон, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева - Яңа ел тамашасы өчен ясалма чыршы алуда, Иске Тимошкино урта мәктәбе директоры Владимир Красильников...
Аксубайда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин гражданнарны кабул итте.
Депутатка шәхси һәм уртак мәсьәләләр белән килделәр. Иске Үзи авылы мәдәният йорты хезмәткәре Елена Айдова мәдәният учагы өчен микрофон, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева - Яңа ел тамашасы өчен ясалма чыршы алуда, Иске Тимошкино урта мәктәбе директоры Владимир Красильников - мәктәп әйләнәсендәге койманы төзекләндерү өчен 300 метр торба алуда ярдәм сорап килгән. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан депутаттан башка мәсьәләләр буенча да булышлык күрсәтүен үтенделәр - Аксубай лицее өчен музыкаль аппаратура алуда, ә күп балалы гаиләгә - йорт төзүдә финанс ярдәме кирәк. - Минем принцип - эшләгән кешеләргә ярдәм итү, - дип билгеләп үтте Шамил Габделхәй улы. Кайбер мәсьәләләр бер шалтырату белән чишелсә, икенчеләрен депутат игътибар үзәгенә алды һәм һәр мәсьәлә буенча да чишелеш табыласын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев