Чыршыларга урманда соклану күпкә күңеллерәк
Яңа елга кадәр күп вакыт калмады. Аны чыршы бизәп каршы алу - һәр гаилә өчен күркәм йола булып тора. Шуңа да урман гүзәлләренә мохтаҗлык зур. Халыкның таләбен истә тотып, Аксубайда яңа ел чыршылары 20сеннән 30 нчы декабрьгә кадәр сатылачак. Урман гүзәлләрен бушка кулга төшерергә уйлаган кешеләр алдан ук белеп торсыннар...
Яңа елга кадәр күп вакыт калмады.
Аны чыршы бизәп каршы алу - һәр гаилә өчен күркәм йола булып тора. Шуңа да урман гүзәлләренә мохтаҗлык зур. Халыкның таләбен истә тотып, Аксубайда яңа ел чыршылары 20сеннән 30 нчы декабрьгә кадәр сатылачак. Урман гүзәлләрен бушка кулга төшерергә уйлаган кешеләр алдан ук белеп торсыннар иде: алар сак астына алынган.
Район хакимияте "Яңа ел чорында ылыслы яшь чыршы үсентеләрен саклау турында" Күрсәтмә кабул итте һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре аңа нигезләнеп, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, үсентеләрне законсыз кисүдән саклаячаклар.
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә яңа ел көннәрендә йөк ташуларны контрольләүне көчәйтү йөкләнгән. 20 декабрьдән һәр урманчылыкта сак постларында (ылыслы үсентеләр утыртылган мәйданнарга якын автомобиль юлларында) кизү торулар оештырылачак.
- Аксубайлыларның өйләрендә яңа ел чыршылары утлары кабынсын өчен, һәр участок урманчылыгында чыршы һәм нарат агачлары махсус үстерелә, - дип сөйли Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы урынбасары Юрий Сазонов. - Уйлап карагыз әле: урман гүзәлен үстерү өчен күпме вакыт кирәк?! Ун елдан да ким түгел. Ә ылыслы агачларны үстерүгә урман хезмәткәрләре күпме игътибар һәм кайгырту күрсәтәләр.
Ныклы тамыр алганчыга кадәр, агачлар елына берничә сантиметр гына үсә. Чыршы бер метр биеклеккә кадәр үссен өчен, якынча җиде ел вакыт кирәк. Бары тик шуннан соң гына, әлбәттә инде, шартлар яхшы булса, аның үсеше 8 сантиметрдан 1,5 метрга кадәр тәшкил итәчәк. Шул чакта үсентеләр төз, матур булып үсеп китәләр. Әмма аларга бары тик урманда гына соклану күпкә күңеллерәк.
Гамәлдәге канунга нигезләнеп, яңа ел чорында ылыслы агачларны законсыз кисү сыйфатында урман хуҗалыгына китергән зыян өчен кагыйдә бозучыларга штрафлар салыначак. Беренче төркемгә кергән урманнарда нарат үсентесе өчен - 2274 сум, чыршы өчен - 2500 сум; икенче төркем урманнарда канунга каршы килүчегә нарат өчен - 1387 сум, чыршы өчен - 1250 сум штраф салу каралган. Үз белдегең белән урман кисеп, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны әллә нинди акчалар белән дә кире кайтарып булмый. Киселгән чыршы яки нарат урынына үсентенең яңасын утырткан очракта да, аны тиешле биеклеккә кадәр тәрбияләп үстерү өчен дистә еллар таләп ителә.
Бәйрәм алдыннан күңелсез хәлләр китереп чыгарып, мондый юлны сайлауның кирәге бармы икән? Ә бит бу максатлар өчен махсус үстерелгән яңа ел гүзәлләрен сату урман хуҗалыгының барлык участокларында һәм Аксубай үзәгендә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев