Чуашларны бергә туплаган үзәк
Район башлыгы Камил Гилманов, Чуашстанның мәдәният министры Константин Яковлев һәм Чуаш конгрессы президенты Николай Угаслов катнашында Аксубай ЧНКА Советы утырышы узды. Көн кадагындагы мәсьәләләрне тикшерүдә районның барлык милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре катнашты. Советта каралган төп мәсьәләләрнең берсе - Нурлатта - Уяв һәм Әлмәттә Учукның унынчы юбилей бәйрәмен оештыру, Лениногорскта уздырылып килгән...
Район башлыгы Камил Гилманов, Чуашстанның мәдәният министры Константин Яковлев һәм Чуаш конгрессы президенты Николай Угаслов катнашында Аксубай ЧНКА Советы утырышы узды.
Көн кадагындагы мәсьәләләрне тикшерүдә районның барлык милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре катнашты. Советта каралган төп мәсьәләләрнең берсе - Нурлатта - Уяв һәм Әлмәттә Учукның унынчы юбилей бәйрәмен оештыру, Лениногорскта уздырылып килгән "Уйна, гармун!" чарасын башка җирлектә оештыру мөмкинлеге. Исегезгә төшерәбез, узган ел гармунчылар фестивале Чуаш Енорускиносында үтте. - Аксубай районында Уяв татар халкының Сабантуе һәм русларның Троицасы белән бер дәрәҗәдә үтә, - дип билгеләп узды район башлыгы Камил Гилманов. - Грант акчасы ярдәмендә күп кенә чуаш коллективлары һәм клублар костюмнарны яңарттылар. - Аксубай - чуашларны туплау үзәге, - диде Николай Угаслов. Аның ярдәме белән район үзәгендә Николай Полоруссов-Шелеби һәйкәле пәйда булды. Чуаш җитәкчелеге вәкиле, Аксубай чуаш мәдәни үзәге җитәкчесе Алексей Калуков милли культураны үстерүгә өлеш керткәне өчен район башлыгына рәхмәтен җиткерде. Утырышта шулай ук мәгърифәтче Иван Яковлевның туган төбәгендә һәм Түбән Кама гимназиясе каршында чуаш балаларының җәйге ялын оештыру мәсьәләсе дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев