Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Чүп өчен – штраф

Район хакимияте комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн кадагындагы төп мәсьәлә район үзәгендә һәм торак пунктларда төзекләндерү кагыйдәләрен бозу фактларына кагылды. Комиссия әгъзалары каршында үзләренә карата административ беркетмәләр төзелгән кешеләр җавап тотты. Атап әйткәндә, йорт яны территорияләрендә салам эскертләү, елгалар янында, авыл территорияләрендә көнкүреш калдыкларын ташлау мәсьәләләре күтәрелде. Утырышта шулай ук...

Район хакимияте комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Көн кадагындагы төп мәсьәлә район үзәгендә һәм торак пунктларда төзекләндерү кагыйдәләрен бозу фактларына кагылды. Комиссия әгъзалары каршында үзләренә карата административ беркетмәләр төзелгән кешеләр җавап тотты. Атап әйткәндә, йорт яны территорияләрендә салам эскертләү, елгалар янында, авыл территорияләрендә көнкүреш калдыкларын ташлау мәсьәләләре күтәрелде. Утырышта шулай ук тиешсез урында сату итү фактына бәйле материаллар да тикшерелде. Кагыйдә бозучыларга штраф санкцияләре кулланылды.

- Районда Аксубай бистәсе һәм авыл җирлекләре территорияләре торышын яхшырту буенча санитария-экологик икеайлык бара, - дип белдерде район хакимияте комиссиясенең баш белгече Алексей Тимирясов. - Бу чорда урамнар, парклар, йорт яны территорияләре торышына аерым игътибар бирелә. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен каралган административ җәза - кеше табигатъкә зыян салуын аңласын һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карасын өчен кирәк. Гражданнарга тагын шуны искәртәсе килә, моңа охшаш кагыйдә бозулар кабатланган очракта штраф суммасы ике тапкырга арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев