Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

“Чиста яр“ акциясе

1 июль көнне Татарстанда "Чиста ярлар" акциясе старт алды. Аксубай районында экологик десант эшли башлады инде. Башкарма комитет, территорияләрне төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча административ комиссия, мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар һәм "ФОРПОСТ" активистлары Сөлчә елгасы ярларын чистартырга чыктылар. Акциядә 30дан артык кеше катнашты - алар район Сабан туе үткәреләчәк урыннан ерак...

1 июль көнне Татарстанда "Чиста ярлар" акциясе старт алды.

Аксубай районында экологик десант эшли башлады инде. Башкарма комитет, территорияләрне төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча административ комиссия, мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар һәм "ФОРПОСТ" активистлары Сөлчә елгасы ярларын чистартырга чыктылар. Акциядә 30дан артык кеше катнашты - алар район Сабан туе үткәреләчәк урыннан ерак түгел елга ярларын тәртипкә китерделәр.
- Ярларның бу участогы чагыштырмача чиста, - дип билгеләп үтте административ комиссия белгече Алексей Тимирясов. - Монда елгаларның һәм ярларның чисталыгы өчен көрәшкән балыкчылар балык тотарга киләләр. Җәй дәвамында без волонтерлар белән ярларны чистартырга дип кенә түгел, экологик тәртипне бозучыларга җәза бирү максатыннан төнге рейдларга да чыгачакбыз. Акция районның барлык торак пунктларында дәвам итәчәк. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Безнең районда ярлары чүп-чарга бай су объектлары җитәрлек әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев