Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Чебиләрне көзгә кадәр саныйлар

Исәпкә алучылар йортлар буйлап йөрүне дәвам итәләр. Район буенча, бөтен Татарстандагы кебек, авыл хуҗалыгында исәпкә алу төгәлләнүгә якынлаша. Моңа район территориясендәге барлык инструкторлык һәм исәпкә алу участокларының җайга салынган эше ярдәм итә. 2016 елның 26 июленә санаучылар авыл хуҗалыгында исәпкә алуның 6729 объектында булган, планга карата 76 процент. - 22...

Исәпкә алучылар йортлар буйлап йөрүне дәвам итәләр.
Район буенча, бөтен Татарстандагы кебек, авыл хуҗалыгында исәпкә алу төгәлләнүгә якынлаша. Моңа район территориясендәге барлык инструкторлык һәм исәпкә алу участокларының җайга салынган эше ярдәм итә.
2016 елның 26 июленә санаучылар авыл хуҗалыгында исәпкә алуның 6729 объектында булган, планга карата 76 процент.
- 22 исәпкә алучының 5се Трудолюбово, Кәкре Күл, Шәрбән, Карасу, Иске Кармәт авыл җирлекләре территорияләрендә үз эшләрен төгәлләгән, - дип хәлгә аңлатма бирде Аксубай статистика бүлегенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова. Иң зур исәпкә алу территориясе - Иске Ибрай авылы. Монда 620 дән артык хуҗалык бар. Бу участокта районда иң алдынгы исәпкә алучыларның берсе - Гөлнур Гилманова эшли. Бу аның исәбендә дүртенче кампания. 2002 һәм 2010 еллардагы халык санын исәпкә алуда, 2006 елда авыл хуҗалыгында исәпкә алуда катнашты, быелгы - 2016 елгысын да уңышлы алып бара. Гөлнур Әхат кызы мәгълүматлар җыю һәм документлар тутыруда зур тәҗрибәгә ия. Белеме буенча ул бухгалтер, әмма авыл мәдәният йортында хезмәт куя. Позитив, аралашучан кеше. Авылда аны хөрмәт итәләр. Респондентлар бусагасында пәйда булуга ук, аны көләч йөз белән каршы алалар. Йортка да ул этләр барлыгына шикләнмичә керә.
- Авыл хуҗалыгында исәпкә алу башыннан дүрт йөз йортта булдым, бары тик дүрт кенә йортта эт очраттым, - диде ул. - Этләр бар дип, куркасы түгел.
Пенсионерка Мәдинә Гатауллина белән туганнар кебек очраштылар. Ул бухгалтерия өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган элеккеге авыл җирлеге хезмәткәре. Өй хуҗабикәсе анкетадагы - ничә чеби, күпме җимеш агачы бар һ.б. сорауларга төгәл һәм ышанычлы җавап бирде.
Халык мәкаленә каршы килеп, исәпкә алу кампаниясе вакытында чебиләрне көзгә кадәр дә саныйлар, диясе килә. Мәгълүмат алганнан соң, берничә минут вакыт эчендә авыл хәлләре турында да фикер алыштылар.
- Без исәпкә алучылар эшенә аңлап якын киләбез, - диде пенсионер безне капкадан озатып. - Авылда барысы да күз алдында - нәрсәбез бар, шул турыда яшерми дөресен сөйлибез. Кирәк, димәк кирәк.
Исәпкә алучыларның эш көне иртәнге сәгать сигездә башлана. Бер көндә санаучы 25 хуҗалыкта була. Көн үткән саен йортлар саны да кими. Мәгълүмат җыю - күләмле исәпкә алу кампаниясе эшенең бары тик бер өлеше генә. Алдагы этаплар да шулай ук җаваплы. Инструкторлык участокларының ничек эшләве турындагы язмаларны киләсе саннарда укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев