Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми

Бәйрәмнәр имин узсын өчен

Районда массакүләм чаралар үткәрү мәсьәләсе террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышында тикшерелде. Район башлыгы Камил Гилманов, террорчылыкка каршы көрәш комитетын килеп туган хәл һәм халыкара террорчылык оешмалары тарафыннан янаган куркынычлык борчый, дип билгеләп үтте . Һәм ул район территориясендә террорчылыкка каршы көрәш чаралары үтәлеше хакында хисап тотуны сорады. Полиция...

Районда массакүләм чаралар үткәрү мәсьәләсе террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышында тикшерелде.


Район башлыгы Камил Гилманов, террорчылыкка каршы көрәш комитетын килеп туган хәл һәм халыкара террорчылык оешмалары тарафыннан янаган куркынычлык борчый, дип билгеләп үтте . Һәм ул район территориясендә террорчылыкка каршы көрәш чаралары үтәлеше хакында хисап тотуны сорады.

Полиция җитәкчесе урынбасары подполковник Сергей Черников әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә район полицейскийлары массакүләм чаралар үткәрү урыннарында хокук тәртибен тәэмин итәчәкләр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда тиешле чаралар үткәрүгә әзерлек турында янгын часте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Ибләминов сөйләде. Ял көннәре мәктәп укучыларының каникуллары белән тәңгәл килә. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина, мәктәп каршындагы лагерьлар эшләгән белем бирү учреждениеләрендә җаваплы затлар кизү тора, моңа өстәп мәктәпләр видеокүзәтү камералары белән тәэмин ителгән, дип билгеләп үтте.

Террорчылыкка каршы әзерлек чаралары турында газ хезмәте, энергетиклар һәм сәламәтлек саклау тармагы вәкилләреннән сорадылар - комплекслы профилактик чаралар һәр тармак буенча үткәрелә.Әмма шулай да, Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев, чылбырның "йомшак буыннарын" билгеләп үтте һәм массакүләм чаралар үткәргәндә бердәм һәм килешеп эшләргә чакырды. Район прокуроры Эдуард Хираҗев, террорчылыкка каршы торуның төп шарты уяулык, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев