Бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез
Районда 12 июньдә Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары үтәчәк. 9:00 сәгатьтә "Дельфин" бассейнында бильярд турниры узачак. 10:00 сәгатьтә Яшьләр үзәге янәшәсендә урнашкан төп спорт мәйданчыгында депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, Совет һәм башкарма комитет аппараты арасында мини-футбол уздырылачак. 11:00 сәгатьтә үзәк паркта Россия көненә багышланган бәйрәм концерты башланачак. Аксубайлыларны район башлыгы...
Районда 12 июньдә Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары үтәчәк.
9:00 сәгатьтә "Дельфин" бассейнында бильярд турниры узачак.
10:00 сәгатьтә Яшьләр үзәге янәшәсендә урнашкан төп спорт мәйданчыгында депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, Совет һәм башкарма комитет аппараты арасында мини-футбол уздырылачак.
11:00 сәгатьтә үзәк паркта Россия көненә багышланган бәйрәм концерты башланачак. Аксубайлыларны район башлыгы Камил Гилманов котлаячак, шунда ук флеш-моб, "Өч төсле тасма" акциясе һәм бәйрәм концерты оештырылачак. Россия көнендә барлык авыл җирлекләрендә дәүләт бәйрәменә багышланган концертлар узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев