Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Борчыган мәсьәләләр турында

Шул көннәрдә авыл җирлекләре башлыкларының күчмә киңәшмәсе узды. Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре Урмандеево, Савгач һәм Иске Кармәт авылларында булдылар. Көн кадагына кертелгән төп мәсьәлә - үзара салым акчасын үзләштерү иде. Башлыкларга республика субвенциясенең һәм үзара салым акчаларының нәрсә өчен тотылганын күрсәттеләр - юллар җәелгән, зиратлар койма белән әйләндереп алынган, паркка нигез...

Шул көннәрдә авыл җирлекләре башлыкларының күчмә киңәшмәсе узды.

Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре Урмандеево, Савгач һәм Иске Кармәт авылларында булдылар. Көн кадагына кертелгән төп мәсьәлә - үзара салым акчасын үзләштерү иде. Башлыкларга республика субвенциясенең һәм үзара салым акчаларының нәрсә өчен тотылганын күрсәттеләр - юллар җәелгән, зиратлар койма белән әйләндереп алынган, паркка нигез салынган, полигон төзелгән.

Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков үзен яхшы хуҗа итеп танытты. Полигон карьерын казыганда чыккан комны һәм балчыкны вак таш астына салып калдыру өчен кулланганнар. Бу эштә авыл кешеләре дә ярдәм иткән. Вак таш җәелгән юл монда озак хезмәт итәчәк. Каты көнкүреш калдыклары полигоны һәм яңа суэтем башнясы "СанПин" кагыйдәләре һәм нормаларын үтәп төзелгән, дип белдерде Фәнис Мөсәбиков горурлануын яшермичә.

Территорияләрне карап чыкканнан соң Мәдәният йортына юл тоттылар.

Уртак пай фондыннан гражданнарга бүлеп бирелгән җир участокларына бәйле мәсьәлә кабаттан күтәрелде.

- Канун нигезендә бу гражданнарга КФХ рәсмиләштерергә яки җир участокларын крестьян-фермер хуҗалыкларына яки авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче ҖЧҖларга арендага бирергә тәкъдим ителде, - дип билгеләп үтте җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов. - Әлеге процедура март аенда башланган иде. Ләкин билгеләнгән гражданнарның барысы да килешүләр төземәде әле. Тиздән аларны һәм аларның пайлары урнашкан авыл җирлекләре башлыкларын махсус комиссия утырышына чакырачаклар.

Киңәшмәдә шулай ук җирлекләр территорияләрендәге йортларга инвентаризация ясау, 2017 елның чакыру кампаниясенә бәйле кыенлыклар, чүплекләрне булдырмау өчен чаралар куллану һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев