“Безнең Татарстан“ форумы
Апрель аенда "Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумының финалы үтә. Форум яшьләрнең проект һәм идеяләрен яклауга юнәлдерелгән. Анда катнашуга 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла - укучылар, студентлар, яшьләр оешмалары активистлары. Теләсә кайсы яшь кеше яки команда бәйгегә үз проектын тәкъдим итә ала һәм ул уңышлы якланганда фикердәшләр...
Апрель аенда "Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумының финалы үтә.
Форум яшьләрнең проект һәм идеяләрен яклауга юнәлдерелгән. Анда катнашуга 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла - укучылар, студентлар, яшьләр оешмалары активистлары. Теләсә кайсы яшь кеше яки команда бәйгегә үз проектын тәкъдим итә ала һәм ул уңышлы якланганда фикердәшләр табарга һәм җәмәгать, дәүләт яклавын алырга мөмкин. Эшләр 29 февральгә кадәр җибәрелергә тиеш. Форум кысаларында "Иминлек территориясе" секциясе оештырылган. Теркәлү һәм белешмәләр www.forumtatarstan.ru сайтында.
Фото forumtatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев