Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бердәмроссиялеләр конференция үткәрде

Аксубайда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе ТТБ Аксубай җирле бүлегенең XXIV конференциясе булып үтте.

Конференция эшендә "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы әгъзасы Ольга Калашникова, Партиянең Аксубай җирле бүлеге секретаре Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районының вәкаләтле органнары делегатлары, депутатлар, предприятиеләр, учреждениеләр, иҗтимаги оешма җитәкчеләре, "Бердәм Россия" Партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты.

Бүгенге көндә партиянең җирле бүлеге сафларында 1318 партия әгъзасы исәпләнә. Җирле бүлек нигезен Партиянең 26 башлангыч бүлекчәсе тәшкил итә.

Биш еллык хезмәт чоры, 2014 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау, 2015 елда җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар һәм быел Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кебек вакыйгаларга бай булды.

Партиянең җирле бүлеге секретаре Камил Гилманов үзенең чыгышында партиянең Җирле бүлеге эшчәнлегендәге төп һәм өстенлекле юнәлешләрне атап үтеп, "Бердәм Россия" эгидасы астында районда социаль проектлар тормышка ашты, спорт, мәдәни объектлар, сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелде, дип билгеләп үтте. Республика һәм җирле билгеләнештәге 30дан артык партия проекты төрле юнәлештәге бурычларны хәл итә: сыерлар асрау белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыкларына ярдәм итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга саву аппаратлары тапшыру һәм безнең авыл хуҗалыгы районы өчен үтә дә мөһим булган башка бик күп программалар.

Беренчел җитәкчеләр инициативасы буенча тормышка ашырылган җирле проектлар арасында авыл эчендәге юлларны төзү, зиратларны ремонтлау, чишмәләрне чистарту һәм карап тору иң нәтиҗәлеләреннән санала.

- Урын биләү яки биләмәүгә карамастан, һәр партия әгъзасының йөкләнелгән бурычны үтәвен контрольләүне җайга салу безнең өчен иң мөһиме булып тора. Муниципаль депутатлар командасы, беренчел чиратта, җирле үзидарәләр дәрәҗәсендә кануннарны камилләштерүдә даими катнашучылар булырга тиеш, - дип йомгак ясады Камил Гилманов. - Башлангыч бүлекләр белән үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту кирәк. Район үсешенә бәйле актуаль мәсьәләләрне без бары тик партиянең җирле бүлекләре ярдәмендә генә хәл итә алабыз.

Җирле контроль комиссиясе рәисе Борис Соломонов контроль комиссия эше турында хисап тотты. Башлангыч партия бүлекләре секретарьләре Валерий Николаев һәм делегат Илнур Шакиров партия эше тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

"Бердәм Россия" Партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы әгъзасы Ольга Калашникова районда дүрт ел агымында башкарылган хезмәтләре өчен Җирле сәяси совет адресына рәхмәтләрен җиткерде.

- Сез турыдан-туры халык белән аралашасыз, аларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тыңлыйсыз һәм еш очракта гозерләрен үтәүчеләр булып та нәкъ менә сез торасыз. Боларның барысына да партия әгъзалары, партия тарафдарлары, җитәкчелек составының тырышлыгы белән ирешелде, - дип билгеләп үтте Ольга Анатольевна.

Конференциядә партиянең җирле бүлеге секретаре сайланды, ул кабаттан Камил Гилманов.

Традиция буенча конференциядә "Бердәм Россия" партиясенең яңа әгъзаларына партия билетлары, шулай ук иҗтимаги-сәяси тормышта актив катнашкан һәм Аксубай муниципаль районында "Бердәм Россия" абруен күтәрүгә шәхси өлеш керткән өчен партиянең төбәк һәм җирле бүлекләре исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конференция соңында Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районы Башлыгы һәм Россия Федерациясе җәмәгать хезмәте һәм дәүләт учреждениеләре эшчеләренең Гомумроссия профсоюзлары Татарстан Республикасы комитеты арасында 2017-2019 елларга Территориаль тармак килешүенә кул кую тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев