Бер сәгать утсыз
Ел саен март азагында Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән "Җир сәгате" Халыкара акциясе үткәрелә. Ул төрле дәүләт кешеләренең энергия һәм ресурсларны саклау проблемаларын хәл итүне, экологик вәзгыятьне яхшыртуны күздә тота. 2015 елда әлеге акциядән Татарстан Республикасының муниципаль берлекләре катнашуы белән генә дә 135 мегаватт электр энергиясе янга калган. Акциядә...
Ел саен март азагында Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән "Җир сәгате" Халыкара акциясе үткәрелә.
Ул төрле дәүләт кешеләренең энергия һәм ресурсларны саклау проблемаларын хәл итүне, экологик вәзгыятьне яхшыртуны күздә тота. 2015 елда әлеге акциядән Татарстан Республикасының муниципаль берлекләре катнашуы белән генә дә 135 мегаватт электр энергиясе янга калган. Акциядә катнашучыларга бер сәгатькә биналар, корылмалар, архитектура формалары һәм торак биналарда утны сүндереп тору тәкъдим ителә. Акцияне үткәрү 19 мартта 20 сәгать 30 минуттан алып 21 сәгать 30 минутка кадәр планлаштырыла. Районның һәр кешесе акциядә катнашып, электр энергиясеннән файдалану күләмен киметә һәм гаилә бюджетын саклап кала ала.
Фото www.2do2go.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев