Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Бер хуҗалыктан – алты тоннадан артык

Узган 2015 ел Шәрбән авыл җирлеге өчен уңышлы булды. Үзара салым суммасы 300 мең сумнан артык тәшкил иткән. Әлеге акчага авылны төзекләндерү буенча кайбер эшләр тормышка ашырылган. Авыл халкы авыл җирлеге оештырган икеайлык эшләрендә теләп катнашкан. Җәйге чорда авылның өч урамына вак таш җәелгән, җирле зыярәттә карт агачлар киселгән. Мәдәният...

Узган 2015 ел Шәрбән авыл җирлеге өчен уңышлы булды.


Үзара салым суммасы 300 мең сумнан артык тәшкил иткән. Әлеге акчага авылны төзекләндерү буенча кайбер эшләр тормышка ашырылган. Авыл халкы авыл җирлеге оештырган икеайлык эшләрендә теләп катнашкан. Җәйге чорда авылның өч урамына вак таш җәелгән, җирле зыярәттә карт агачлар киселгән. Мәдәният йорты территориясендә 180 метр койма алмаштырылган, һәйкәл ремонтланган, аның территориясенә брусчатка җәелгән, бинаның алгы ягы буялган.

Шәрбән авылы халкы шәхси хуҗалыкларын даими үстерү белән шөгыльләнә һәм сөт тапшыру буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә. Иң югары нәтиҗә - бертуган Зәйнуллиннар ел башыннан 65 мең литр сөт тапшырган.

Авыл җирлеге агымдагы елга да бурычлар билгеләгән. Бу күперне ремонтлау, чишмәне төзекләндерү, урамнарга вак таш җәюне дәвам итү, авыл территориясен тәртиптә тоту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев