Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Белешмә белән генә сатып алырга

РФ Гражданнар кодексына нигезләнеп терлекләрне сатып алуга бәйле мөлкәт турындагы гомуми кагыйдәләр кулланышка керде. Шул рәвешле, терлекләр товар булып санала һәм аларга карата сату эшчәнлеген җайга салучы норматив актлар кертелә. "Яз җитү белән район халкы йорт хайваннары сатып ала башлый, - дип сөйли Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче белгеч-эксперты Госман Билалов....

РФ Гражданнар кодексына нигезләнеп терлекләрне сатып алуга бәйле мөлкәт турындагы гомуми кагыйдәләр кулланышка керде.

Шул рәвешле, терлекләр товар булып санала һәм аларга карата сату эшчәнлеген җайга салучы норматив актлар кертелә. "Яз җитү белән район халкы йорт хайваннары сатып ала башлый, - дип сөйли Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче белгеч-эксперты Госман Билалов. - Шул нисбәттән безнең хезмәткә малларның үлеме һәм авыру булулары хакында шикаятьләр керә башлады. Мондый хәлләргә ачыклык керткәндә еш кына терлекнең - товарның очраклы кешеләрдән сатып алынганлыгы билгеле була. Сатучы сатып алучыга, товар белән бергә, малның атамасы, баш исәбе, сатучының исем-фамилиясе, сату датасы, бәясе күрсәтелгән товар чегын да тәкъдим итәргә бурычлы. Сатып алучыга шулай ук терлекнең сәламәт булуын раслаган ветеринария таныклыгы (ветеринар белешмә) да бирелә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, хайваннар тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар Исемлегенә кертелгән һәм аларны иясенә кире кайтару яки шундый ук товарга алмаштыру каралмаган". Сатып алганнан соң тиз арада үлеп киткән яки авырган терлек белән нәрсә эшләргә соң? Әгәр сатып алучының моның шулай килеп чыгуында үзенең гаепсез булуына ышанычы камил икән, бу очракта сатучы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Федераль канунның 18 нче маддәсе 5 нче пунктына нигезләнеп, үз хисабына товарга экспертиза ясарга тиеш. Экспертиза үткәрелгәндә сатып алучының катнашуы шарт һәм нәтиҗә белән килешмәгән очракта ул суд тәртибендә аны дәгъвалый ала. Сатып алучының гаепле булуы дәлилләнгән очракта, ул сатучыга экспертиза үткәргән өчен тотылган чыгымны кайтарырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев