Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Башкарылган эшләр һәм хәл ителәсе мәсьәләләр турында

Районда халык җыеннары тәмамланды. Аксубайда үткән халык җыены иң күләмлесе булды - анда йөзләгән кеше җыелды. Район һәм бистә җитәкчелеге халык алдында хисап тотты. Бүгенге көндә район үзәгендә ун меңнән артык кеше яши. Туучылар санының үлүчеләр саныннан күбрәк булуы сөендерә. Район үзәге кешеләре депутатлар корпусының биш еллык эш нәтиҗәләренә бәя...

Районда халык җыеннары тәмамланды. Аксубайда үткән халык җыены иң күләмлесе булды - анда йөзләгән кеше җыелды.
Район һәм бистә җитәкчелеге халык алдында хисап тотты.
Бүгенге көндә район үзәгендә ун меңнән артык кеше яши. Туучылар санының үлүчеләр саныннан күбрәк булуы сөендерә.
Район үзәге кешеләре депутатлар корпусының биш еллык эш нәтиҗәләренә бәя бирделәр. Аксубайда биш ел вакыт эчендә тормыш сыйфатын яхшырту, яшәү өчен имин шартлар булдыруга бәйле зур эшләр башкарылды.
Биш ел дәвамында район үзәгендә күп фатирлы 15 торак йорт капиталь ремонтланды - район бюджеты хисабына түбәләре алмаштырылды, фасадлары тышланды, инженер-коммуникацияләр үткәрелде. «Буратино», «Радуга» балалар бакчалары капиталь ремонтланды. Район үзәгендәге күп кенә административ биналар заманча төс алды. 2012-2015 елларда Шоссе урамында социаль ипотека программасы буенча ике торак йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Биш ел эчендә Аксубайда 208 торак йорт төзелгән ( сүз уңаеннан, өйләрне шәхси милеккә күчерү мәсьәләсе генә кала). «Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү» максатчан милли федераль программа кысаларында 2010 нчы елдан башлап 883 кеше 209 миллион сум күләмендә кредит алган.
2012 елда «Юность" универсаль спорт залы ачылды. Быел район үзәгендә «Дельфин» ябык түбәле йөзү бассейны сафка басты.
Бистәнең төньяк-көнбатыш өлешендә суүткәргечләр сузу эшләре алып барылды, Мичурин урамында суүткәргеч челтәре үзгәртеп корылды. Күп фатирлы торак йортларны ике контурлы казаннарга тоташтыру буенча эш алып барылды. Төзекләндерүгә бәйле башкарылган эшләр - өстәмә контейнерлар урнаштыру, контейнер мәйданнарын ремонтлау һәм төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндерү.
Район үзәгендә «Ташлы чокыр" чишмәсе, үзәк мәйдан, балалар һәм Ленин паркы төзекләндерелде, Мазилин урамы буйлап тротуар салынды. Район үзәгендә кешеләр һәм корылмаларга куркыныч янаган карт агачлар киселде. Шулай ук Киров, Мәскәү, Терешкова, Комсомол, Мазилин, Сөлчә, Демьян Бедный, Романов, Октябрь, Ленин, Тукай, Пролетар, Ураков урамнарында да карт агачларны кистеләр.
Бистәдә юллар челтәре торышы һәм аны җәелдерү иң чыгымлы һәм зур билгеләнешкә ия проблема булып кала. Җирле бюджет хисабына кыш көне юллар кардан чистартыла, юл билгеләре, ясалма билгеләр куела, чокырлар ремонтлана. Биш елда республика бюджеты хисабына Аксубайда - Киров урамыннан зиратка кадәр, Төньяк һәм Тукай урамнарына асфальт түшәлде. 2012 елда Ким, Мичурин, 2 санлы мәктәпкә кадәр Мәктәп, Водострой урамнарына асфальт юл салынды. 2013 елда Карьер, Симбир, Спорт, Медиклар, Хәсән Туфан, Октябрьнең 50 еллыгы ("Колобок" балалар бакчасына кадәр) каты түшәмәле юллар салынды. 2014 елда Рәис Беляев, Комлык урамнары халкы асфальт юлларга сөенделәр. Кызыл Партизан, Төньяк, Мәктәп, Мичурин урамнарында юллар нормаль торышка китерелде, «Кояшкай» балалар бакчасы территориясендә керү юлына асфальт җәелде. Каенлык, Рәис Беляев, Терешкова урамнарының бер өлешенә вак таш җәелде. Быел Пролетар, Октябрьнең 40 еллыгы, 8 Март, Космонавтлар, Техник урамнарына юллар салынды, Мазилин урамы буйлап та яңа асфальт юл пәйда булды, шулай ук Энгельс урамына да каты түшәмәле юл салынды. Күп фатирлы йортларның ишегалларына асфальт түшәлде. Шоссе урамы буйлап тротуар җәелде.
Район үзәгенең Октябрь урамында район бюджеты хисабына автотукталыш төзелде, шулай ук урам яктырткычлар үзгәртеп корылды. Ленин урамының үзгәрүен дә игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. 2013 елда Ленин паркы үзгәртеп корылды - монда брусчаткадан җәяүлеләр юлы салынды, карт агачлар киселде, яшь үсентеләр утыртылды, һәр елны чәчәкләр утыртыла, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган.
2015 елда Ленин урамында Бөек Ватан сугышы һәм социалистик хезмәт геройлары аллеясе торгызылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына сугышта һәлак булганнар һәм сугышчы-интернационалчылар истәлегенә куелган обелиск һәм һәйкәлне ремонтлау төгәлләнде. Әлеге эшләр район бюджеты хисабына һәм нефть компанияләре ярдәме белән башкарылды.
Район бюджеты хисабына - лицей, 2нче һәм 3 нче санлы Аксубай мәктәпләре территорияләрендә биш спорт мәйданчыгы төзелде.
Парклар һәм скверлар елында район үзәгендә яшелләндерү һәм чәчәкләр утыртуга аерым игътибар бирелде. Район үзәген ямьләндерүдә оешмалар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы район газетасы редакциясе, спорт мәктәбе, китапханә, Саклык банкы, универсаль технологияләр техникумы коллективлары күп көч куя. Оешмалар һәм предприятиеләр үзәк мәйдан һәм паркларны төзекләндерүгә дә үз өлешләрен кертәләр. Бистә төзекләнеп, ямьләнеп кенә калмый, яшелләнә дә. Узган елда гына да 260 төп агач үсентесе утыртылган.
Мазилин урамы да матурая - монда карт тирәк агачлары киселде, алар урынына яшь чыршы үсентеләре утыртылды. Монда шулай ук брусчаткадан, өченче мәктәптән алып, үзәк хастаханәгә кадәр сузылган тротуар җәелде, Мазилин урамын, тулаем бистәне, төзекләндерү эшләре дәвам итә.
ххх

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге территориясендә 866 кеше яши. Узган биш елда монда уңай якка үзгәрешләр күп булган: Такталы, Иске Татар Адәмсуы авыл мәктәпләре биналарына капиталь ремонт ясалган. Такталы, Яңа Татар Майнасы авылына кадәр асфальт юл пәйда булган. Шул ук торак пунктта яңа мәктәпкәчә белем бирү-мәктәп комплексы төзелгән, Яңа Татар Адәмсуы авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган, Такталы авыл мәдәният йорты ремонтланган, музыкаль аппаратура сатып алынган. Такталыда ике урамны яктырту эшләре башкарылган, Иске Татар Адәмсуында авыл җирлегенең административ бинасына ремонт ясалган, барлык торак пуктларда да чишмәләр төзекләндерелгән. Авыл җирлеге территориясендә Җиңүнең 70 еллыгына барлык һәйкәлләр төзекләндерелгән, Иске Татар Адәмсуы авылында 70 төп чыршы утыртылган, аларны тәрбияләү оештырылган. Хәзерге вакытта Яңа Татар Адәмсуы авыл мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
ххх
Мюд авыл җирлеге территориясендә 1542 кеше яши. Соңгы елларда авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту буенча күп көч куелган. Иске Мокшинода чиркәү, балалар мәйданчыгы, Җиңү һәйкәле төзелгән, чишмә төзекләндерелгән, күпер капиталь ремонтланган. Мюд поселогында мәктәп, балалар бакчасы, күпер, батыр фронтовиклар истәлегенә куелган һәйкәл капиталь ремонтланган, эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные өчен өй, урта мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы төзелгән. Татар Сөнчәлесендә авыл мәдәният йорты территориясе профнастилдан койма белән тотып алынган, Җиңү һәйкәле куелган, зират территориясе төзекләндерелгән.
Ахматка поселогында иминлек максатларында (янгын чыккан очракта) су суырту мотоҗайланмасы сатып алынган, шулай ук Җиңү һәйкәле булдырылган, булачак парк өчен участок тотып алынган. Пионер поселогында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл урнаштырылган, хәзерге вакытта суэтем башнясы куела.

Карасу авыл җирлегендә 511 кеше яши, шуның 242 се хезмәткә яраклы.
Иң зур билгеләнешкә ия вакыйгаларның берсе - күп функцияле үзәк ачылу. Ул авылның мәдәният тормышына зур этәргеч бирде. Анда шулай ук китапханә һәм почта да урнашкан. Үзәк алдындагы һәйкәл яңартылган, мемориаль такталар алмаштырылган. Мәктәпкә кадәр каты катламлы юл салынган. Әнвәр Залаков инициативасы буенча Карасу елгасы аша буа буылган. Бишенче үткәргеч сузылган, санагыч җиһазлары урнаштырылган. Энергиясаклагыч лампалар урнаштыру сәбәпле, электр энергиясен янга калдыру хисабына урамнарга өстәмә яктырткычлар куя алганнар.
Авылны төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Яңа каты көнкүреш калдыклары полигоны ачылган. Җирлек урамнарын чистарту, зиратларны төзекләндерү эшләре башкарылган. Авыл кешеләре «Сөт иле Аксу» агрофирмасы бүлегендә хезмәт куялар. Республикадан грант ярдәме алып, Алмаз Фәсахов шәхси КФХсын оештырган. Халык шулай ук шәхси хуҗалыктан да табыш алуга ирешә - сөт тапшыра һәм ит сата. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны җәелдерүгә авыл кешеләре 6 миллион сумнан артык акча алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев