Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Башкалаң өчен тавыш бир

Яңа банкнота символын сайлаганда аксубайлыларның тавыш бирүе хәлиткеч булырга мөмкин. Россия банкының "Твоя- Россия.рф" сайтында 200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталар символын сайлау буенча тавыш бирүнең беренче этабы бара. Әлеге этап 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм шәһәрләр исемлеген һәм аларның символларын арттыруга юнәлдерелгән. Аның нәтиҗәләре буенча 5000 нән ким...

Яңа банкнота символын сайлаганда аксубайлыларның тавыш бирүе хәлиткеч булырга мөмкин.

Россия банкының "Твоя- Россия.рф" сайтында 200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталар символын сайлау буенча тавыш бирүнең беренче этабы бара. Әлеге этап 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм шәһәрләр исемлеген һәм аларның символларын арттыруга юнәлдерелгән. Аның нәтиҗәләре буенча 5000 нән ким булмаган тавыш җыйган шәһәрләр һәм аларның символлары дәгъва белдерүчеләр исемлегенә эләгәчәк.

Бәйгенең икенче этабында Бөтенроссия "Җәмәгатьчелек фикере" фонды сораштырулары нәтиҗәләре буенча 10 шәһәр билгеләнәчәк һәм тавыш бирүнең өченче этабы барышында ике җиңүче шәһәр сайланачак. Конкурсның ахыргы нәтиҗәләре 2016 елның 7 октябрендә билгеле булачак.

200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан шәһәре символлары: "Казан Кремле панорамасы (Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенск соборы)", "Казан (Идел буе) федераль университеты (Н.И.Лобачевский һәйкәле)" рәсемнәре төшерелүе өчен тавыш бирүдә теләгән барлык кеше катнаша ала.

Фото: static.life.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев