Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Барысы да яхшы булачак

2017 елның язгы чакырылыш кампаниясенең соңгы көнендә Аксубайдан Татвоенкоматның җыелу пунктына 9 егет китте. Туганнар, якын кешеләр белән саубуллашу тантаналы мохиттә үтте. Элеккеге хәрби комиссариат территориясендә хәрби маршлар яңгырады, әләмнәр җилфердәде, бер сүз белән әйткәндә, җанлылык хөкем сөрде. - Без сезнең яхшы хезмәт итеп кайтуыгызны телибез! - дип мөрәҗәгать итте...

2017 елның язгы чакырылыш кампаниясенең соңгы көнендә Аксубайдан Татвоенкоматның җыелу пунктына 9 егет китте.
Туганнар, якын кешеләр белән саубуллашу тантаналы мохиттә үтте. Элеккеге хәрби комиссариат территориясендә хәрби маршлар яңгырады, әләмнәр җилфердәде, бер сүз белән әйткәндә, җанлылык хөкем сөрде.
- Без сезнең яхшы хезмәт итеп кайтуыгызны телибез! - дип мөрәҗәгать итте егетләргә район башлыгы Камил Гилманов. - Сезне туган йортыгыздан ераклаштырган 1 ел хезмәт рухыгызны ныгытсын, көчегезне арттырсын! Ә сез кайтканнан соң без бергә район өчен, аны төзекләндерү өчен зур эшләр башкарырбыз! Хезмәтегездә уңышлар сезгә!
Сафка тезелеп баскан егетләр Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствовның хәер-фатихаларын тыңладылар. Берничә дистә елын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган генерал-майор да якташларының имин хезмәт итеп кайтуларын теләде. Һәм, әлбәттә инде, иминлек чараларын истә тотсаң һәм командирлар кушканны үтәсәң - барысы да яхшы булачак.
Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин да егетләргә үзенең теләкләрен ирештерде:
- Республиканың хәрби комиссариат җитәкчелеге фикеренчә, Аксубай районы егетләре һәрвакыт лаеклы хезмәт иттеләр, калганнар өчен өлге булып тордылар. Сез дә бу йоланы дәвам итәргә тиеш.
Хезмәт итәргә баручы егет Артем Степановның әтисе Виктор Васильевич барлык ата-аналар исеменнән иң җылы, эчкерсез теләкләрен җиткерде.
- Артем әле кичә генә диплом алды, һәм менә армиягә чакыру кәгазен дә алып килделәр, - дип сөйли аның әнисе Алевтина Анатольевна. - Ял итеп өлгермәде, хезмәт итәргә кирәк.
Ә Александр Мартынов һәм Евгений Ермолаев - бер сыйныфта белем алган дуслар, армиягә дә бергә китәләр. Әниләр бер сафка тезелеп баскан улларына карап күз яшьләрен тыя алмадылар - бер елга аерылалар бит. Ләкин барысы да яхшы буласына алар ышаналар.
- Безнең өчен кайгырмагыз, - дип кабатладылар егетләр әти-әниләренә саубуллашуның кыска минутларында.
Бу төркемдә тагын бер аксубайлы - Сергей Кононов, Савгач авылыннан Михаил Исаев, Иске Үзидән Алексей Артамонов, Иске Мокшинодан Иван Самойлов, Иске Кыязлыдан Нияз Шәйхетдинов, Чуаш Енорускиносыннан Сергей Никонов бар иде. Алар барысы да югары һәм урта-махсус уку йортларын тәмамлаганнар, һөнәрләр алганнар. Гомумән, барысына да әзер, җитди егетләр. Димәк, армиядә дә намус белән хезмәт итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев