Барыгыз да шимбә өмәсенә!
16 апрельне районның Башкарма комитеты гомумрайон шимбә өмәсе көне дип игълан итте. Экологик икеайлыкны үткәрү буенча эшләнгән План кысаларында үз территорияләрендә кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге һәр оешма һәм предприятиегә җиткерелгән. - Башкарма комитет оешмаларның гына түгел, районда яшәгән һәр кешенең шимбә өмәсендә катнашуын үтенә - район үзәге урамнарында, ишегалларында гына...
16 апрельне районның Башкарма комитеты гомумрайон шимбә өмәсе көне дип игълан итте.
Экологик икеайлыкны үткәрү буенча эшләнгән План кысаларында үз территорияләрендә кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге һәр оешма һәм предприятиегә җиткерелгән.
- Башкарма комитет оешмаларның гына түгел, районда яшәгән һәр кешенең шимбә өмәсендә катнашуын үтенә - район үзәге урамнарында, ишегалларында гына түгел, авылларда да тәртип урнаштырырга кирәк. Бу шәхси секторга да, күп фатирлы йортларга да кагыла. Идарә компанияләренә эшне күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән бергә оештырырга, - дип шәрехләде районның башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов.
Икеайлык узган чорда экология кануны аерым күзәтеләчәк. Татарстанның Экология министрлыгы муниципаль берәмлекләр территорияләрендә чүплекләрне ачыклауга даими очышлар ясый. Экологлар экоторышны һава киңлекләреннән генә күзәтмиләр, экодесант районнарга да чыга, икеайлык башыннан алып аксубайлыларга карата берничә беркетмә төзелгән инде: үз территорияләрендә төзелеш материаллары, тәгәрмәчләр өеме, еллар дәвамында өй янында басып торган техника өчен.
Районның административ комиссиясе дә актив эшли.
- Гражданнарга шуны искәртәсе килә, һәр йорт ишегалды чикләре кискен билгеләнгән - үз иркең белән ниндидер чикләүләр, техника кую, өйләр янындагы чатларны биләү тыела, - дип билгеләп үтте административ комиссия рәисе Анатолий Горбунов. - Әмма йорт янәшәсендәге территорияне, яшәгән урамны, кече ватан булган авылны һәркем чиста тотарга тиеш. Кешеләрнең матур тормышы өчен төзелгән яңа объектлар - балалар мәйданчыкларыннан алып социаль учреждениеләргә кадәр, барысы да тәртиптә булырга тиеш. Район - безнең уртак йортыбыз, бездән башка кем килеп тәртип урнаштырсын инде.
Сүз уңаеннан башкарма комитет чүп-чардан арынырга чакыра, әмма аны яндырырга ярамый, кечкенә генә учакны да спутник билгеләп, әлеге урынга экстрен янгын хезмәтен җибәрергә мөмкин, ә кагыйдә бозучыга, табигый ки, беркетмә төзелә һәм штраф салына.
Ә чүпне кая итәргә соң?
"Төзекләндерү" ҖЧҖ белән килешенгәнчә, икеайлык чорында көнкүреш калдыклары полигонында шәхси затлардан чүп бушлай кабул ителәчәк, бары тик үзеңә китерергә кирәк. Полигон һәр көнне иртәнге 5 тән 19.00 сәгатькәчә ялларсыз эшли.
Икеайлык вакытында районда тәртипне районның административ комиссиясе кискен күзәтә - ваемсызларга карата штраф санкцияләре кулланылачак, өстәвенә аларның күләме беренче тапкырдан ук шактый - физик затларга - ике мең сумнан алып. Төзелеш алып барган кешеләргә муниципаль берәмлек советларыннан төзелеш материалларын йорт янында вакытлыча тотуга рөхсәт алырга киңәш итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев