Азык хәзерләү башланды
Чәчү кампаниясе тәмамлану белән игенчеләрнең эшләре кимеми әле.
Чиратта – “яшел конвейер“. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре азык хәзерләүгә керештеләр. Районда күпьеллык культуралар 13700 гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә азык хәзерләүчеләр 300 гектарга якын мәйданны чаптырганнар. Бу күләмнең 150 гектары терлекләр өчен яшел азык итеп, 100 гектары – печәнгә, 50 гектары сенаж салуда кулланылган. Һава торышы да азык хәзерләүчеләргә теләктәшлек күрсәтә, печән чаптыру темпы арта гына бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев