Алар бәйрәмгә лаек
"Аксубай" агрофирмасы хезмәтчәннәренең сабан бәйрәме Кече Акташ янындагы яшел табигать кочагында үтте. Тантана районның иң эре хуҗалыкларының берсе булган агрофирманың барлык бүлекләреннән йөзләгән эшчене, аларның гаиләләрен, күпсанлы кунакларны мәйданга җыйды. Хезмәтчәннәрнең күңелен күтәрү өчен Татарстанның, Чуашстанның күренекле артистлары, массакүләм уеннар, бәйгеләр оештыручылар чакырылган иде. Бәйрәм катнашучылар күңелендә озак сакланыр. Әйләнә-тирәдә...
"Аксубай" агрофирмасы хезмәтчәннәренең сабан бәйрәме Кече Акташ янындагы яшел табигать кочагында үтте.
Тантана районның иң эре хуҗалыкларының берсе булган агрофирманың барлык бүлекләреннән йөзләгән эшчене, аларның гаиләләрен, күпсанлы кунакларны мәйданга җыйды. Хезмәтчәннәрнең күңелен күтәрү өчен Татарстанның, Чуашстанның күренекле артистлары, массакүләм уеннар, бәйгеләр оештыручылар чакырылган иде. Бәйрәм катнашучылар күңелендә озак сакланыр. Әйләнә-тирәдә кызыклы, сөенечле мохит хөкем сөрде. Әле тегендә, әле монда әкиятләр, мультфильм геройлары пәйда булды. Кече Сабантуйның төп күренешләре башлангач та, балалар мәйданчыкларында шау-шу тынмады. Җыелучыларны район башлагы Камил Гилманов ихластан котлады.
- Әлеге төбәк элек-электән хезмәт сөючән кешеләре белән дан тотты, - дип билгеләп үтте ул. - Сезнең хезмәт казанышларыгыз районны үстерүгә, төбәкнең чәчәк атуына юнәлтелгән.
- Кадерле хезмәтчәннәр! - дип мөрәҗәгать итте агрофирма хезмәтчәннәренә "Аксубай" АФның генераль директоры Илнар Сөниев. - Сез тырышып намуслы хезмәт куймасагыз, кыр эшләренең нәтиҗәләре дә булмс иде! Көнне төнгә ялгап, тир түгеп хезмәт куйганыгыз өчен ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сездән башка әлеге күркәм бәйрәм дә булмас иде!
- Сез яз башыннан алып басу-кырларда тырышып эшләдегез, - дип ассызыклады үзенең мөрәҗәгатендә "Аксубай" агрофирмасының генераль директоры урынбасары Әхнәф Сөниев. - Сез әлеге бәйрәмгә лаек. Бүген исә барыбыз бергә ял итик, шатланыйк, күтәренке кәеф алыйк, алда безне яңа эшләр көтә!
Традиция буенча агрофирманың иң яхшы хезмәткәрләре - үзәк база механизаторы Василий Иванов (бөртеклеләрне чәчүдә аерылып торды, ул 869 гектарда бөртекле культуралар чәчкән) һәм Тукай бүлеге бозау караучысы Розалия Хамәтҗанова Сабантуй әләмен күтәрү хөрмәтенә лаек булдылар.
Алдынгыларны бүләкләү тантаналы төстә үтте. Язгы чәчү кампаниясен уңышлы үткәрүгә зур тырышлык керткәннәре өчен механизаторлар: "Луч" бүлегеннән - Анатолий Герасимов, Николай Абросимов, Валентин Гуляков, "Майна" бүлегеннән - Александр Марков, Василий Иванов, үзәк базадан - Ленар Нуртдинов, "Смена" бүлегеннән - Николай Бобов, "Баланда"дан - Сергей Шишкин, "Октябрь"дән - Сәлих Ярмөхәммәтов, "Мюд"тан - Каюм Билалов, "Октябрь" бүлеге механигы Николай Никитин "Аксубай" агрофирмасынннан Мактау грамоталары һәм бүләкләр алдылар. Терлекчелек тармагының иң уңган вәкилләре: "Чирмешән" һәм "Смена" бүлекләреннән сыер савучылар Антонина Пикмуллина, Екатерина Быкова, "Тукай" һәм "Баланда" бүлеге бозау караучылары Розалия Хамәтҗанова һәм Николай Борисов та бүләкләргә ия булдылар. Агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев бүгенге көндә дә агрофирмага ярдәм итүләрен дәвам иткән ветераннар - Римма Леонтьева, Нина Михайлова, Клавдия Исаева һәм Галина Николаевага рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырды. Бәйрәмнең бай эчтәлекле программасында кәефсезләнер урын булмады. Профессиональ артистлар башкаруындагы җырлар, музыка алан өстенә җәелде, ир-атлар һәм хатын-кызлар түзеп тормыйча, биеп тә алдылар. Сабантуйда катнашучылар зур канәгатьлек белән команда уеннарында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында катнаштылар. Һәр уңышлы чыгыш бүләк белән билгеләп үтелде. Милли көрәшкә аерым игътибар бирелде.
"Аксубай" агрофирмасында кече Сабантуй өченче ел узды. Һәм һәрвакытта да традицион уеннардан тыш, тамашачылар өчен көтелмәгән бәйрәм "йөземе" әзерләнә. Узган ел бу утлы шоу булса, бу юлы Дагестаннан килгән канатта йөрүче йөзләгән кешенең игътибарын үзенә җәлеп итте. Хис-кичерешләрнең чиге булмады. Ә соңыннан күк йөзендә салют көлтәләре атылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев