Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Актив эшчәнлекләре белән аерылып торалар

Карасу авыл җирлегенә бер генә торак пункт керсә дә, үткән елда 8 гаилә 2 миллион сумнан артык ташламалы кредит алган. Бу халыкның актив эшчәнлеген дәлилли. Гаилә фермаларын төзүгә ике гаилә 200әр мең сум акча алган. Мөгезле эре терлек исәбе дә арткан. 2015 елда монда маллар саны 160 баш исәпләнсә, 2016...

Карасу авыл җирлегенә бер генә торак пункт керсә дә, үткән елда 8 гаилә 2 миллион сумнан артык ташламалы кредит алган.

Бу халыкның актив эшчәнлеген дәлилли. Гаилә фермаларын төзүгә ике гаилә 200әр мең сум акча алган. Мөгезле эре терлек исәбе дә арткан. 2015 елда монда маллар саны 160 баш исәпләнсә, 2016 елда 183 булган.

Карасуда модульле ФАП ачылу үткән елның мөһим вакыйгасы булды.

Үзара салым акчалары урамнарны яктыртуга тотылган - 12 фонарь сатып алынган һәм урнаштырылган. Суэтем башнясы да урнаштырылган.

Суүткәргеч челтәренең тузган торышта булуы сәбәпле аварияләр еш килеп чыга. Шуңа күрә су магистралендә һәм башняда ремонт эшләре һәрдаим алып барыла. Яңа каты көнкүреш калдыклары полигонын теркәү, техпаспорт рәсмиләштерү алып барыла. Мөселман һәм православие зиратларын тәртипкә китерү өчен материаллар сатып алынган. Яз көне эшләр дәвам итәчәк.

Быелгысы елга бурычлар исәбендә - авыл юлларын ремонтлау, җир участокларын теркәүне төгәлләү. Территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев