Аксубайга “Бизнес десант“ килә
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү буенча чаралар кысаларында 2016 елның ноябреннән декабрьгә кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен "Бизнес десант" бушлай укулар семинары сериясен оештыра. Чарада профессиональ бизнес-тренерлар, уңышлы эшкуарлар, салым, юриспруденция һәм сату-алу эшчәнлеге тармагы хокуклары буенча экспертлар командасы, шулай ук Татарстан...
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү буенча чаралар кысаларында 2016 елның ноябреннән декабрьгә кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен "Бизнес десант" бушлай укулар семинары сериясен оештыра.
Чарада профессиональ бизнес-тренерлар, уңышлы эшкуарлар, салым, юриспруденция һәм сату-алу эшчәнлеге тармагы хокуклары буенча экспертлар командасы, шулай ук Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре дә катнаша. Аксубай муниципаль районында "Бизнес десант" семинары 2016 елның 6 декабрендә 11:00 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә үтә. Семинарда катнашу - ул эшмәкәр өчен бизнес алып баруга кагылышлы кызыксындырган сорауларга аңлатмалар, Татарстан Республикасында тормышка ашырылган дәүләт ярдәме турындагы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге.
Фото: pp.vk.me
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев