Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубайда призывник көне

Быел беренче тапкыр Призывник көне үтте. Анда менә-менә Ватан сагына басачак солдатлар һәм район үзәге мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары җыелды. Мондый чаралар киләчәк, Ватан төшенчәсе, аның алдындагы бурыч хисе турында уйланырга мәҗбүр итеп, егетләр хәтерендә озакка сакланып кала. - Армиядә хезмәт итү егетләр өчен элек-электән зур горурлык булып саналган, -...

Быел беренче тапкыр Призывник көне үтте.

Анда менә-менә Ватан сагына басачак солдатлар һәм район үзәге мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары җыелды.

Мондый чаралар киләчәк, Ватан төшенчәсе, аның алдындагы бурыч хисе турында уйланырга мәҗбүр итеп, егетләр хәтерендә озакка сакланып кала.

- Армиядә хезмәт итү егетләр өчен элек-электән зур горурлык булып саналган, - диде, булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Гилманов. - Бүгенге армия дөнья стандартларына туры килә. Аңа хезмәт итү сезнең буынга да насыйп булды. Сез Ватанны лаеклы сакларсыз дип ышанабыз.

Очрашуда катнашучылар алдында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин чыгыш ясады.

- Без Аксубайның - Советлар Союзы герое Григорий Романовның кече ватаны булуына горурланабыз, - дип ассызыклады ул. - Хәрби хезмәткәрләрнең бүгенге буыны үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтәргә тиеш.

Хәрби комиссар солдатлар һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен армиядә нинди шартлар тудырылуы турында сөйләде, Россия Кораллы Көчләрендәге яңалыклар белән таныштырды. Дин әһелләре - Аксубай православие чиркәве иеромонахы Иоанн (Сидоренко) һәм район имам мөхтәсибенең гомуми эшләр буенча урынбасары Илнар хәзрәт Сафиуллин җыелучылар алдында чыгыш ясап, булачак солдатларга хәер-догаларын бирделәр.

ТР буенча үзәк хәрби округ инспекторы, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствовның совет армиясендәге хезмәт турындагы чыгышын аудитория йотлыгып тыңлады. Призывниклар дистәләгән еллар гомерен Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүгә багышлаган кешенең киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен хәтерләренә сеңдерделәр. Армиягә чакыру кампаниясе алдыннан булачак солдатлар белән очрашу кичәсен җирле артистлар концерт программасы белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев