Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Акчамы әллә дарумы

Аксубай районында 3347 ташламаларга ия кешенең 2286сы дарулар белән тәэмин итүне акчалата түләүләргә алмаштырган. Бу барлык күләмнең 66,3 процентын тәшкил итә. Пенсия фонды идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 елның 1 июленә бу сан 70,5 процент булган. Төбәк буенча ташламаларга ия кешеләрнең уртача 66,9 проценты дарулар белән тәэмин итүдән баш тарткан. Бигрәк...

Аксубай районында 3347 ташламаларга ия кешенең 2286сы дарулар белән тәэмин итүне акчалата түләүләргә алмаштырган.

Бу барлык күләмнең 66,3 процентын тәшкил итә. Пенсия фонды идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 елның 1 июленә бу сан 70,5 процент булган. Төбәк буенча ташламаларга ия кешеләрнең уртача 66,9 проценты дарулар белән тәэмин итүдән баш тарткан. Бигрәк тә Бөгелмә, Яшел Үзән, Нурлат һәм Кукмара районнарында баш тартучылар 71 проценттан артык.

- Кагыйдә буларак, аннан соң аларның күпчелеге терсәкләрен тешлиләр, әмма соң була, - дип аңлатма бирде Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Авырулары көчле булган инвалидлар, район кешеләре бушлай дарулардан баш тарталар. Бүген сәламәтлекләре тотрыклы булган белән түгел бит, кем белгән, иртәгә бәлки барысы да үзгәрер һәм аларга дарулар кулланырга кирәк булыр. Ә социаль пакеттан баш тарткан очракта әлеге препаратларны (алар күп очракта кыйммәтле дә) аларга үз акчаларына сатып алырга туры киләчәк.

Социаль пакетка табиб язган рецепт буенча кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итүгә - 807,94 сум; медицина күрсәткечләре булган очракта санатория-курортта дәвалану юлламасына - 124,9 сум; шәһәряны тимер юл транспортында бушлай йөрүгә, шулай ук дәвалану урынына бару өчен шәһәрара транспортта барып кайтуга - 116,04 сум акча керә. 2017 елның 1 февраленнән социаль пакет бәясе 1048,97 сум тәшкил итә.

Мисал өчен, кискен бөер авыруы белән авырган ханым социаль пакеттан баш тарткан. Хәзер исә анарга гемодиализ - "ясалма бөер" аппаратында канны чистарту таләп ителә. Даруларга тотылган уртача айлык таләп - 28 мең сум. Дарулар белән тәэмин итүгә гариза тапшырган булса да, ул аларны 2018 елның 1 гыйнварыннан гына ала башлаячак. Әлегә дәвалануны ул үз акча янчыгыннан түли.

Шикәр чире белән авыручы кешеләрнең социаль пакеттан баш тартулары исә бөтенләй аңлашылмый. Инсулинлы дәвалану ай саен 1,5 меңнән 5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шулай ук йөрәк авырулары белән авыручыларга да кыйммәтле препаратлар кирәк.

- Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган Исемлек нигезендә даруханә барлык кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән. Даруларны китерүне оештыруга бәйле эш җайга салынган, - дип сөйли 45 нче даруханә мөдире Нурзидә Ислямова. - Бер ай эчендә без гомуми суммасы 400-500 меңлек 2 меңгә якын рецепт буенча дарулар тәкъдим итәбез.

Әгәр дә федераль ташламаларга ия кеше үз фикерен үзгәртеп, киләсе елның 1 гыйнварыннан бушлай дарулардан, санатория-курорт дәвалануыннан яки транспортта бушлай йөрүдән файдаланырга тели икән, анарга агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев