900 агач һәм 600 куак утыртылган
Районда санитар-экология икеайлыгына йомгак ясалды. Башкарма комитетта билгеләп үтүләренчә, Аксубай районында икеайлык оешмаларның, предприятиеләрнең, халыкның, укучыларның һәм җәмәгатьчелекнең актив катнашында үтте. - Районның экологик культурасы дәрәҗәсенең елдан-ел үсә баруы сөендерә, район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да үз территорияләрендә тәртип урнаштыралар, төзекләндерәләр, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе...
Районда санитар-экология икеайлыгына йомгак ясалды.
Башкарма комитетта билгеләп үтүләренчә, Аксубай районында икеайлык оешмаларның, предприятиеләрнең, халыкның, укучыларның һәм җәмәгатьчелекнең актив катнашында үтте.
- Районның экологик культурасы дәрәҗәсенең елдан-ел үсә баруы сөендерә, район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да үз территорияләрендә тәртип урнаштыралар, төзекләндерәләр, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.
Апрель-май айларында полигонга 900 кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Икеайлык чорында территорияләрне җыештыруга өч меңнән артык район кешесе җәлеп ителгән, 900 төп агач һәм 600 дән артык куак утыртылган, район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә йөзләрчә чәчәк түтәлләре булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев