35 меңлек штраф салынган
Административ комиссия утырышында экология кануннарын һәм төзекләндерү Кагыйдәләрен бозган кешеләргә карата төзелгән 21 беркетмә тикшерелде. Малларны караучысыз урамга чыгарып җибәрү, өй янында машина юу, тиешсез урында сату итү һәм территориядәге чүплекләр район кешеләренә карата төзелгән административ беркетмәләрне тикшерүгә сәбәп булды. Утырышка килүчеләр административ беркетмәләр белән бергә тәкъдим ителгән фотоларда аларның...
Административ комиссия утырышында экология кануннарын һәм төзекләндерү Кагыйдәләрен бозган кешеләргә карата төзелгән 21 беркетмә тикшерелде.
Малларны караучысыз урамга чыгарып җибәрү, өй янында машина юу, тиешсез урында сату итү һәм территориядәге чүплекләр район кешеләренә карата төзелгән административ беркетмәләрне тикшерүгә сәбәп булды. Утырышка килүчеләр административ беркетмәләр белән бергә тәкъдим ителгән фотоларда аларның маллары түгеллеген, өй янында машина юуның зарары булмавын, ә сәүдә ноктасы янәшәсендә, агачлар һәм куаклар ышыгында сату итүнең сатып алучыларны җәлеп итү өчен эшләнүен дәлилләргә тырыштылар. Ләкин составында башкарма комитет, полиция, редакция, Роспотребнадзор һәм район территориясендә экочисталык саклау эшләрен гамәлгә ашырган башка ведомство вәкилләренең бу турыда фикерләре бөтенләй башка.
- Канун бөтен кеше өчен дә бер, - дип аңлатты административ комиссия сәркәтибе Алексей Тимирясов. - Һәм аны белмәү җаваплылыктан азат итми. Кешеләр малларын урамга чыгарып җибәреп, әлбәттә, аларны ашату һәм көтү проблемасыннан котылалар, әмма моның район дәрәҗәсендә күтәрелгән бәла булуын аңламыйлар - терлекләр чәчәк түтәлләренә, куакларга зыян салалар, су сибеп үстерелгән чирәмне таптыйлар.
Шулай ук авыл хуҗалыгы кырларына да зыян китерәләр. Бу турыда инде күпме генә сүз алып барылса да, административ беркетмәләр аксубайлыларга гына түгел, авыл кешеләренә карата да төзелгән. Һәр канун бозучы кулына комиссия карары белән бергә штраф түләү квитанциясен дә алды. Бер утырышта гына да 35 мең сумлык штраф салынды. Районда төзекләндерү Кагыйдәләрен үтәмәгән яки бозган өчен физик затларга - 2 мең сумнан 3,5 мең суга кадәр, юридик затларга 15 меңнән һәм күбрәк штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев