Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

3000 укучы парта артына утырды

Аксубай районында 3 меңнән артык укучы өчен "Беренче кыңгырау" чыңлады. Шуларның 150се беренче сыйныфка баручылар. Тантаналы линейкалар районның барлык мәктәпләрендә һәм универсаль технологияләр техникумында узды. Район башлыгы Камил Гилманов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина Аксубайның 2 нче һәм 3 нче мәктәпләрендә, универсаль технологияләр техникумында һәм Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар...

Аксубай районында 3 меңнән артык укучы өчен "Беренче кыңгырау" чыңлады.

Шуларның 150се беренче сыйныфка баручылар. Тантаналы линейкалар районның барлык мәктәпләрендә һәм универсаль технологияләр техникумында узды.
Район башлыгы Камил Гилманов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина Аксубайның 2 нче һәм 3 нче мәктәпләрендә, универсаль технологияләр техникумында һәм Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасында булдылар һәм укучыларны Белем көне белән котладылар.
- Чын күңелдән барыгызны да Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм, - дип белдерде район башлыгы. - Беренче сентябрь - искиткеч бәйрәм! Бүген беренче сыйныфка һәм беренче курска укырга баручылар өчен беренче кыңгыраулар чыңлаячак, аларга кызыклы очрашулар һәм яңа ачышлар белән тулы тормышның яңа этабын үтәргә туры киләчәк. Белем иленә хәерле юл сезгә!
Укучыларны котлап, Әминә Вәлиуллина чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлауда зур билгеләнешкә ия ел буласын да ассызыклап үтте. Бу белем бирү биналары янында укучыларын һәм тәрбияләнүчеләрен каршы алучы укытучылар өчен дә дулкынландыргыч һәм танланалы көн.
Беренче сыйныфка баручы балалар да үзләренең теләкләрен белдерделәр һәм "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә укырга, уку әсбапларын пөхтә итеп сакларга һәм өйгә бирелгән дәресләрне һәрвакыт үтәргә сүз бирделәр.
Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы укучыларны тулысынча яңартылган торышта каршы алды. Бу оешманы танырлык түгел иде. Җәйге айларда ул эчке яктан да, тыштан да үзгәрешләр кичерде, ә аның җиһазландырылуына хәтта көнләшерлек тә. Комплекс белән җитәкчелек итүче Ольга Копанева үз чыгышында ярдәм күрсәткән кешеләрнең барысына да - район башлыгыннан башлап, укучыларның ата-аналарына кадәр рәхмәтләрен белдерде һәм һәрберсенә рәхмәт хатлары өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев