Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

2017 елда азрак эчә башлаганнармы

2017 елның беренче яртыеллыгында районда алкоголь продукциясен ваклап сату 10,2 мең декалитр тәшкил иткән, 2016 елда - 10,8 мең декалитр. Агымдагы елның 1 июленә алкоголь продукциясе сатуны 61 сәүдә ноктасы гамәлгә ашыра, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сәүдә нокталары исәбе 15кә кимегән. Бу объектларны ябу районның 11 торак...

2017 елның беренче яртыеллыгында районда алкоголь продукциясен ваклап сату 10,2 мең декалитр тәшкил иткән, 2016 елда - 10,8 мең декалитр.

Агымдагы елның 1 июленә алкоголь продукциясе сатуны 61 сәүдә ноктасы гамәлгә ашыра, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сәүдә нокталары исәбе 15кә кимегән. Бу объектларны ябу районның 11 торак пунктында, атап әйткәндә, Иске Кармәт, Чуаш Енорускиносы, Васильевка, Савруш, Кече Сөнчәле, Түбән Баланда, Яңа Мокшино, Сидул Ерыклы, Яңа Чуаш Адәмсуы, Карасу, Кызыл Тау авылларында алкоголь продукциясе сатуны тулысынча гамәлдән чыгарган.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин билгеләп үткәнчә, алкоголь продукциясе сату белән шөгыльләнгән сәүдә нокталарының кискен кимүенә үз чиратында, әлбәттә инде, ЕГАИС системасына һәм онлайн-кассаларга күчү процессы йогынты ясады. Акчага салып исәпләгәндә ул сәүдә ноктасына 80 меңнән 100 мең сумга кадәр бәягә төшә. Моннан тыш, агымдагы ел башыннан Дәүләт алкоголь инспекциясе сату буенча тискәре динамика күзәтелгән сәүдә нокталарын сораштыруны гамәлгә кертте. Эшмәкәрләр сату күләменең кимүендә төп сәбәп итеп беренче чиратта продукциянең кыйммәтләнүен билгеләп үтәләр, шулай ук көмешкә куу һәм ялган аракы сату фактларын да игътибарга алырга кирәк.

Район башлыгы хәлне тикшерергә боерды. Ачыкланганча, тиешле хезмәтләр йоклап ятмыйлар икән. Алкоголь продукциясе әйләнешендә җинаяти вакыйгаларга юл куймау максатларында ярты ел эчендә 879 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән 579 сәүдә ноктасында да. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев сүзләренә караганда, ярты елда 160 литр алкоголь һәм составында спирт булган продукция йолып алынган, шул исәптән 85 литры Казахстан аракысы. Алкоголь продукциясе сату тармагында 18 административ хокук бозу очрагы һәм бер җинаять гамәле ачыкланган.

Икътисад утырышында ялган аракы продукциясенең канунсыз әйләнешенә, сыйфаты ачыкланмаган көмешкә сату фактларын кисәтүгә бәйле инициативаларны авыл җирлекләре башлыклары белдерергә тиеш, дип билгеләп үтелде. Чөнки халыкның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу белән беренче чиратта алар кызыксынырга тиеш.

Авыл җирлекләре башлыкларына участок вәкилләре һәм алкогольгә бәйле комиссия әгъзалары катнашында гражданнар җыеннары һәм хәмер кулланырга яратучыларны чакырып, авыл картлары һәм авыл активы белән кече җыеннар оештырырга, "идән астыннан" составында спирт булган продукцияне сатуга юл куймауга бәйле аңлату эшләре үткәрергә киңәш бирелде. Өйдән аракы сатучыларга административ штрафка өстәп җинаять җаваплылыгы да яный.

Фото: tengrinews.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев