Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

2016 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? Инфраструктура

Әйе, районыбызның ямьләнүен күреп торабыз.Узып баручы елда район инфраструктурасының үсеше федераль, республика һәм җирле программалар бәрабәренә мөмкин булды. Кече Сөнчәледә 50 урынга күп функцияле мәдәни үзәк, Яңа Аксубайда, Карасуда һәм МЮДта фельдшерлык пунктлары, Иске Саврушта модульле ветеринария пункты сафка басты. Кисада, Алексеевкада, Яңа Ильдеряктә, Яңа Мокшинода, Сергеевкада, Сидул Ерыклыда -...

Әйе, районыбызның ямьләнүен күреп торабыз.Узып баручы елда район инфраструктурасының үсеше федераль, республика һәм җирле программалар бәрабәренә мөмкин булды.

Кече Сөнчәледә 50 урынга күп функцияле мәдәни үзәк, Яңа Аксубайда, Карасуда һәм МЮДта фельдшерлык пунктлары, Иске Саврушта модульле ветеринария пункты сафка басты. Кисада, Алексеевкада, Яңа Ильдеряктә, Яңа Мокшинода, Сергеевкада, Сидул Ерыклыда - ФАПлар, Иске Саврушта авыл мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Иске Тимошкинода, АТУТ территориясендә, район үзәгенең Октябрь урамында өч универсаль спорт мәйданчыгы эшли башлады. Район үзәгенең "Буратино" һәм "Ләйсән" балалар бакчаларында, Иске Ибрай һәм Сөнчәле авыл җирлекләренең административ биналарында капиталь төзекләндерү эшләре алып барылды, Федоровка Интернат-йортының түбәсе яңартылды.

Күп кенә торак пунктарда урамнарны яктырту буенча эшләр алып барылды, Емелькино, Черемушки, Чуаш Адәмсуы авылларында су белән тәэмин итү эшләре төгәлләнде. "Емелькино гомуми белем бирү мәктәбе"ндә газ казаны мөһим объект булды, аны алмаштыруга 2 миллион сумнан артык акча тотылды. Йортларга капиталь ремонт үткәрү программасы кысаларында район үзәгендә күп фатирлы 6 йорт төзекләндерелде. Сыер абзарларына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында Иске Саврушта, Түбән Саврушта, Яңа Аксубайда һәм АТУТның ярдәмче хуҗалыгында фермалар төзекләндерелде.

Юллар төзекләндерелде һәм яңалары салынды. Заря поселогына кадәр өч чакрым юлга вак ташлы-комлы катнашма җәелде. Быел Толстой, Рәис Беляев, Профсоюз, Сембер, Май заводы, Яр буе, Сөлчә, Октябрь урамнарына яңа юллар килде. Район үзәгенең Шоссе урамы буенча әйләнеп узу юлы иң массакүләмле төзелеш объекты булды.

"Парклар һәм скверлар" программасы буенча үзәк парк төзекләндерелде: кече архитектура формалары, эскәмияләр, сәхнә урнаштырылды. Чистарту корылмаларын үзгәртеп кору шулай ук мөһим һәм зур билгеләнешкә ия объект булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев