Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

«112» ярдәмгә ашыга

112 системасы - ул Россия территориясендә "112" бердәм номеры буенча экстрен оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин иткән тармак. Ул халыкка тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янаганда, бәхетсезлек очракларында, янгыннарда, җәмәгать тәртибе бозылганда һәм башка вакыйгалар һәм гадәттән тыш хәлләрдә матди зыянны киметү максатларында экстрен ярдәм күрсәтүгә чакырылган. Татарстан Республикасында 112 системасы 2010...

112 системасы - ул Россия территориясендә "112" бердәм номеры буенча экстрен оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин иткән тармак.

Ул халыкка тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янаганда, бәхетсезлек очракларында, янгыннарда, җәмәгать тәртибе бозылганда һәм башка вакыйгалар һәм гадәттән тыш хәлләрдә матди зыянны киметү максатларында экстрен ярдәм күрсәтүгә чакырылган.

Татарстан Республикасында 112 системасы 2010 елның 1 маеннан гамәлдә. "112" бердәм номеры буенча шалтыратуларны кабул итүләр барлык Татарстан Республикасы буенча кәрәзле абонентлар һәм стационар элемтәләрдән Татарстан Республикасы МЧС составына кергән дәүләт экстрен чакырулар хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тәүлек әйләнәсе кабул ителә.

- Бүгенге көндә 112 номеры буенча чакыруларны Бердәм диспетчерлык хезмәте гамәлгә ашыра. 2015 елда гына да диспетчерлар сигез йөзгә якын шалтырату кабул иткән, шуның 25е - юл-транспорт фаҗигәләре, 25е янгыннар буенча. Калган шалтыратулар көтмәгәндә электр утының өзелүе, газның туктатылуы, начар хис итү яки урманда адашу, чүп түгәргә чыккач ишекнең эчке яктан бикләнүе кебек ниндидер күзалланмаган тормыш хәлләренә кагыла. Хәлләрнең нинди катлаулыкта булуына, нинди ярдәм таләп ителүенә бәйсез рәвештә, һәр ситуациягә кагылышлы хәбәр электрон рәвештә оператив хезмәтләр - әлеге вакыйгалар нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар күрергә тиешле хезмәтләргә тапшырыла, - дип аңлатты районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов.

Агымдагы ел башыннан Аксубай районы ЕДДСы 250 шалтырату кабул итәргә өлгергән, шуның 10 сы янгыннарга кагыла.

112 системасының төп өстенлекләреннән берсе - шалтыратучы затка, көтелмәгән хәл килеп туганда, нәкъ менә нинди хезмәт кирәк булуын һәм нинди номерны җыярга кирәклеген уйлап вакытны сарыф итмичә, ашыгыч оператив хезмәтләрне "бер тәрәзә" принцибыннан чыгып чакырту. Кирәк булганда 112 системасы операторы абонент һәм ашыгыч оператив хезмәт диспетчеры катнашында ауди-конференцэлемтә оештыра ала. Компетентлы тәэсир итү таләп ителгән мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта бара. "112" номеры буенча хәтта сим-картасыз яки баланста акча булмаган очракта да шалтырату мөмкин. Системаның функционар спецификасы операторлардан барлык "01", "02", "03", "04", ТКХ хезмәтләреннән хәбәрләрне кабул итү һәм шулай ук абонентларга психологик һәм консультатив ярдәм күрсәтү осталыгын таләп итә. "112" телефон номеры, ашыгыч ярдәм телефоны кебек, "Добрый телефон" акциясе кысаларында абонентларның телефоннары программасына кертелгән. "Добрый телефон" - ул өлкән яшьтәге гражданнарга махсус мобильле җайланмаларда бер төймәгә басып экстрен хезмәтләрне (ашыгыч ярдәм, МЧС, полиция) чакырту мөмкинлеге биргән акция. Әлеге максатларда республикада өлкән кешеләргә мондый 3000 телефон өләшенгән.

"112" телефоны шулай ук милли һәм дини җирлектәге бәйләнешләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча да хәбәрләр алуга билгеләнгән. Алынган мәгълүматлар барлык экстрен хезмәтләргә һәм шулай ук Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаментына тапшырыла.

Фото: www.tomilino.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев