Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

01 хезмәте

Рус Кармәте авылында ике йорт янды. Янгын турындагы хәбәр бердәм кизү хезмәте номерына 25 майда 11:25 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын турында берьюлы берничә авыл кешесе хәбәр сала. Шалтыратулар бер-бер артлы килә. Чөнки кеше яшәмәгән йорттан дүрт метр ераклыкта гына торак йорт урнашкан һәм ялкын телләре күрше корылмаларга да үрмәли башлый....

Рус Кармәте авылында ике йорт янды. Янгын турындагы хәбәр бердәм кизү хезмәте номерына 25 майда 11:25 сәгатьтә килеп ирешә.

Янгын турында берьюлы берничә авыл кешесе хәбәр сала. Шалтыратулар бер-бер артлы килә. Чөнки кеше яшәмәгән йорттан дүрт метр ераклыкта гына торак йорт урнашкан һәм ялкын телләре күрше корылмаларга да үрмәли башлый.

Районның янгын частеннән авылга кадәрле ара - 11 километр, янгын урынына санаулы минутларда барып җитеп була.

- Хәлгә бәя биреп, параллель рәвештә Иске Ильдеряктән ирекле янгын сагын да җәлеп итү карар кылынды. Әмма янгынны соңарып күреп алу һәм соңарып хәбәр итү, турыдан-туры керү юлы булмау (әйләнгеч юлдан барырга туры килә) ялкын телләренең тиз арада таралуына сәбәп була. Янгын нәтиҗәсендә кеше тормаган йорт һәм сарайлар көлгә әйләнгән, торак йортның түбәсенә зыян килгән, - дип аңлатма бирде янгын часте вазифаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт капитаны Руслан Ибляминов. - Янгыннан зыян күрүчеләр, һәлак булучылар юк.

- 82 яшьлек әби - йортсыз, Аксубай кешеләре әти-әниләре нигезендә салынган дачасыз калды. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев