Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Яшәү минимумы һәм алиментлар

2012 елның ноябрь азагында алиментларны индексацияләүгә кагылышлы РФ Гаилә Кодексына үзгәрешләр кертелгән. Район прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе Илдус Хәйруллин алимент түләүдәге үзенчәлекләрнең берсе, аларның дәвамлылык характерына бәйле, кагыйдә буларак, алиментлар озак срокка билгеләнә, дип билгеләп үтә. Шуңа бәйле, алиментлар күләме индексацияләүгә мохтаҗ. Үзгәрешләр кертелгәнче, алиментлар билгеләнгән минималь хезмәт күләменә пропорциональ...

2012 елның ноябрь азагында алиментларны индексацияләүгә кагылышлы РФ Гаилә Кодексына үзгәрешләр кертелгән.


Район прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе Илдус Хәйруллин алимент түләүдәге үзенчәлекләрнең берсе, аларның дәвамлылык характерына бәйле, кагыйдә буларак, алиментлар озак срокка билгеләнә, дип билгеләп үтә. Шуңа бәйле, алиментлар күләме индексацияләүгә мохтаҗ.
Үзгәрешләр кертелгәнче, алиментлар билгеләнгән минималь хезмәт күләменә пропорциональ артырга тиеш иде. Әмма, минималь хезмәт күләменә бәйле билгеләнгән гражданлык-хокуки бурычлар буенча түләүләр исәпләнергә тиешле база суммасы күләме 2001 елның гыйнварыннан үзгәрмичә барып 100 сум тәшкил итте һәм түләүләрне индексацияләү бөтенләй каралмады.
Үзгәрешләр кертелгәннән соң, хәзерге вакытта РФ субъектында алиментлар яшәү урыны буенча алимент алучы затларга билгеләнгән социаль-демография төркеме кешеләренә туры килгән яшәү минимумы күләме артуга пропорциональ рәвештә индексацияләүгә мохтаж. Әлеге очракта халыкның төп өч социаль-демография төркеменә-эшкә сәләтле кешеләргә, пенсионерларга, балаларга яшәү минимумы тулаем Россия Федерациясе субъектлары буенча кулланучылар кәрзиненә һәм мәҗбүри түләүләр, җыеннар буенча чыгымнар, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләргә кулланучы бәяләре күләме турындагы дәүләт статистикасының Федераль хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп, квартал саен билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев