Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Теләсәң–тормышны үзгәртеп була

Иске Кыязлы һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләрендә халык белән очрашу вакытында сүз көнүзәк проблемалар турында барды. Җирлек территориясендә уннарча еллар буена тупланган халыкны эш белән, су белән тәэмин итү, юллар төзүгә бәйле социаль проблемалар елдан-ел хәл ителеп килүгә карамастан, халыкны борчыган мәсьәләләр дә күп әле. Бу чынлап та шулай. «ВАМИН-Татарстан»...

Иске Кыязлы һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләрендә халык белән очрашу вакытында сүз көнүзәк проблемалар турында барды.
Җирлек территориясендә уннарча еллар буена тупланган халыкны эш белән, су белән тәэмин итү, юллар төзүгә бәйле социаль проблемалар елдан-ел хәл ителеп килүгә карамастан, халыкны борчыган мәсьәләләр дә күп әле. Бу чынлап та шулай. «ВАМИН-Татарстан» ААҖ Яңа Аксубай торак пунктында терлекчелекне үстерүгә 40 миллион сумнан артык акча сарыф итте. Әлеге федераль средствога үткән ел чит илдә җитештерелгән заманча җиһазлар белән җиһазландырылган терлекчелек комплексы төзелеп файдалануга тапшырылган. Беренче карашка эш урыннары булуга, керү юллары төзелүгә куанып туймаслык! Быел тагын бер скважина бораулаячаклар, димәк халык су белән тәэмин ителәчәк. Әмма, асылда, комплекста күрше авыллардан эшчеләр килеп хезмәт куя. Ә бит беркайда да эшләмәүче, хезмәткә сәләтле кешеләр авылда да җитәрлек. Шуның өстенә даими эшчеләр булмау сәбәпле, агрофирмада терлекләр булуга карамастан, ремонтланган ике корпусны файдалануга тапшыра алмыйлар.
Димәк, биредә эшкә урнаштыру турындагы мәсьәләне күтәрү кирәкме икән соң?
Ә менә Яңа Аксубай җирлегенә кергән Федоровка һәм Киса авыллары үрнәк булып тора, монда яшьләр авылда теләп калалар, балалар дөньяга килә, халык намуслы хезмәт куя, шәхси йортлар төзелә. Кисада гына да быел-5, Федоровкада 2 йорт төзелгән. Шул ук Кисада кече бизнес алга киткән, монда 40 кеше эшли. Бу авылда мәктәпкәчә яшьтәге 36 бала бар, монда район җитәкчелеге «Бәләкәч» программасы буенча башлангыч мәктәп-балалар бакчасы төзергә планлаштыра. Бүгенге көндә 54 бала белем алган Яңа Аксубай төп мәктәбен оптимальләштерү, кечкенә авылларны су белән тәэмин итү мәсьәләләре ачык кала бирә. Шулай ук Кисада күпер һәм Азат авылында клуб булдыруга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
«Алтэкс» ООО җитәкчелегендәге инвестор авыл, җирле мәктәп һәм авыл халкы проблемаларына аңлап якын килгән Иске Кыязлы авыл җирлеге халкына күпмедер дәрәҗәдә бәхет елмайган дияргә була. Үз чиратында предприятие производствосын җәелдерергә планлаштыра, икенче яктан авыл халкы да авыл хуҗалыгы формированиесе турында яхшы фикердә, монда 50 кеше хезмәт куя.
Агымдагы елда җирлек буенча да күп эшләр башкарылган. Кызыл Тау авылына кадәр европа дәрәҗәсендәге юл төзелгән, Иске Кыязлыда авыл мәдәният йорты түбәсе ремонтланган, авылда су белән тәэмин итү системасын алмаштыруга керешкәннәр. Республика һәм Федераль программа линиясе буенча хәл ителәчәк үзәк урамга асфальт юл салу һәм Иске Кыязлы мәктәбенә капиталь ремонт ясау, Яңа Кыязлы авылына кадәр юл төзүне авыл җирлеге буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр дип атарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев