Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сталинград сугышы батырлары

Сталинград өчен көрәштә безнең районнан бик күп сугышчылар катнашты. Бөек Ватан сугышының иң кан койгыч вакыйгаларында катнашкан йөзләгән якташыбызның бүген бары тик икесе генә исән. шул көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев, Аксубай районы буенча Татарстан хәрби комиссариатының территориаль пункты начальнигы Анатолий...

Сталинград өчен көрәштә безнең районнан бик күп сугышчылар катнашты.


Бөек Ватан сугышының иң кан койгыч вакыйгаларында катнашкан йөзләгән якташыбызның бүген бары тик икесе генә исән.
шул көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев, Аксубай районы буенча Татарстан хәрби комиссариатының территориаль пункты начальнигы Анатолий Киселев Сталинград өчен көрәштә җиңүнең 70 еллыгы белән котлау өчен ветераннарның өйләренә бардылар.
95 яшьлек Хәйдәр Нуретдин улы карчыгы Газизә Гимрановна белән бергә туган авылларында «ветераннар» өчен төзелгән йортта гомер кичерәләр. Аларны кызлары Рәйсә тәрбияли. Монда тыныч, имин картлык кичерү өчен барлык шартлар тудырылган.
Сергей Александров район җитәкчелеге исеменнән Сталинград сугышында катнашучы сугыш ветеранын кайнар котлады, Волгоград өлкәсе губернаторы имзасы куелган тәбрикләү открыткасын һәм район җитәкчесе исеменнән азык-төлек пакеты тапшырды. Анатолий Киселев Татвоенкоматтан юлланган котлау открыткасын тапшырды. Элеккеге фронтовик Евгений Копанев белән очрашудан зур канәгатьләнү алып, авыл җирлегеннән бирелгән бүләкне дә шатланып алды.
Яңаибрайлы Сәмигулла Сөнгатулла улы Хөснетдинов үзенең фронтовик дустыннан биш яшькә кече. 90 яшьтә булуына карамастан, ул да бирешергә уйламый әле. Муниципаль берәмлек җитәкчесе Фәһим Кәбиров һәм ветераннар оешмасы рәисе Шәфкать Кәбиров озатуында районнан делегация килүен күргәч, шатлыгын яшермәде. Район хакимияте һәм хәрби комиссариат вәкилләре кулыннан ул Волгоград өлкәсе губернаторы һәм Татвоенкомат исеменнән котлау открыткалары алды. Шулай ук аңа район башлыгы исеменнән азык-төлек пакеты һәм Яңа Ибрай авыл җирлегеннән бүләк тапшырылды. Әлеге очрашу ветеран күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Бергәләп көндәлек тормыш турында сөйләштеләр, үткән елларны искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев