Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ләгәннән алып зур суммага акчага кадәр

Кәкре куллы кешеләр пластмасса ләгәннән алып акча букчасына кадәр урлыйлар. Әмма әлеге җинаятьне кылган өчен җәза да йомшак түгел. 1 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә шәхси эшмәкәр Казаков вәкиленнән билгесез кешеләр тарафыннан территориядәге трактор двигателеннән 10 поршень урлануы турында гариза керә. Зыян биш мең сумга бәяләнә. Урлау факты буенча балигъ...


Кәкре куллы кешеләр пластмасса ләгәннән алып акча букчасына кадәр урлыйлар. Әмма әлеге җинаятьне кылган өчен җәза да йомшак түгел.
1 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә шәхси эшмәкәр Казаков вәкиленнән билгесез кешеләр тарафыннан территориядәге трактор двигателеннән 10 поршень урлануы турында гариза керә. Зыян биш мең сумга бәяләнә. Урлау факты буенча балигъ булмаган яшүсмернең гаепле булуы ачыкланган. Тикшерү барышында, аның урланган мөлкәтне металл калдыклары кабул итүчеләргә тапшыруы ачыклана.
2 октябрьдә Яңа Кармәт авылы янында юллар төзү өчен билгеләнгән диаметры 530 ммлы ике металл торба югала. Шикле кеше ачыкланган, тикшерү алып барыла.
2 октябрьдә ОВДга Яңа Ибрай кешесе Гыйләҗевтан 150 мең сум акчасы югалуы турында хәбәр килә. Шикле кешеләр ачыкланган, тикшерү алып барыла. Шул көннәрдә гражданка Молоствованың (Яңа Тимошкино) сумкасыннан 16 мең сум акчасы һәм паспорты югала. Спиртлы эчемлек кулланганнан соң ир туганы белән аның арасында сугыш чыга, ә сумкасы туганында кала. Ачылган җинаять эше буенча шикле кешеләр билгеле, тикшерү эшләре алып барыла.
2 октябрьдә Аксубайда яшәүче Капитонов полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Берәү аңа пычак белән янап үтерү белән куркыта, пычак аның корсак өлешенә тия. Әлеге факт буенча РФ ҖКның «Үтерү белән янау» - 119 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү алып барыла. Пионер урамындагы кеше яшәми торган йорттан газ плитәсе һәм трельяж урлау факты буенча да тикшерү чаралары алып барыла.
Төсле металл һәм кара металл чит кеше хисабына яшәргә яратучылар мохитында шулай ук элеккечә зур таләп белән файдаланыла. Район үзәгендәге торак йорт подъездыннан чуен радиатор югала. Иске Ибрайда балалар бакчасы яныннан сафтан чыккан газүткәргечтән кисеп алынган 50 метрлы торба урлана.
Кисада яшәүче Макарова хуҗалыгыннан гомуми бәясе 1200 сум тәшкил алюминий әйберләр югала.
Көзен һәр кеше кышлыкка запас туплый. Әмма кайберәүләр аны үзләре хезмәт куеп түгел, ә урлап тупларга өйрәнгән.
13 октябрьдә Аксубайда яшәүче Купцов хуҗалыгыннан 8 капчык бәрәңге урлана.
14 октябрьдә ОВДга Аксубайда яшәүче Нотфуллин мөрәҗәгать итә. Аның акча букчасынан 5 мең сум акчасы юкка чыга. Урлау факты буенча шикле кешеләр бар, тикшерү алып барыла.
16 октябрьдә полициягә АТП каравылчысы Кузьминнан хәбәр килеп ирешә. Төнлә сәгать 03.40 та Аксубай АТП конторасының бухгалтерия бүлегендә янгын чыга. Янгын чыгуның сәбәбе-ут төртү дигән шик бар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
17 октябрьдә төнлә билгесез зат Яңа Тимошкино кешесе Леонтьева хуҗалыгыннан 25 литрлы фляга, «SAMSUNG» кәрәзле телефонын һәм мең ярым сум акча булган кошелек урлый. Тикшерү чаралары барышында шикле кеше ачыкланган, урланган әйберләр тартып алынган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев