Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Иске һәм яңа чит ил паспорты

Чит илгә ял итәргә бару-район кешеләре өчен сирәк күренеш түгел. Әмма, гражданнарның төп өлеше ял вакыты җиткәч кенә кирәкле документлар турында кайгырта башлыйлар һәм шуның белән үзләренә проблемалар тудыралар. Бу турыда без РФ УФМС ның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Фәретдин Шәязданов белән әңгәмә корабыз. -Әлбәттә инде, чит ил паспортын...

Чит илгә ял итәргә бару-район кешеләре өчен сирәк күренеш түгел. Әмма, гражданнарның төп өлеше ял вакыты җиткәч кенә кирәкле документлар турында кайгырта башлыйлар һәм шуның белән үзләренә проблемалар тудыралар. Бу турыда без РФ УФМС ның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Фәретдин Шәязданов белән әңгәмә корабыз.


-Әлбәттә инде, чит ил паспортын алдан оформить итәргә кирәк. Барысына да таныш булган чит ил паспорты белән беррәттән хәзерге вакытта биометрик паспорт та зур билгеләнеш тапты.
-Бу турыда тулырак сөйли алмассызмы?
-Яңа үрнәктәге паспорт искесеннән аерылмый диярлек. Әмма хәзер паспорт иясе турындагы бөтен мәгълүмат паспорт иясенең ике үлчәмле фотографиясен, шулай ук фамилиясен, исемен, атасының исемен, туган көнен, чит ил паспорты номерын, аны бирү датасын һәм гамәлдән чыгу вакытын үзенә сыйдырган микросхема логотибы яки махсус урын ала.
Электрон мәгълүматларны үз эченә алган яңа чит ил паспорты, паспорт хуҗаларына документны югалткан очракта башка кешенең аңардан файдалана алмавын гарантияли һәм шулай ук безнең гражданнарга чик аша үткәндә уңайлы шартлар тудыра. Аэропортларның күбесе биометрик паспорт ияләре өчен махсус ашыгыч теркәү процедурасын кертәләр. Тагын бер уңайлы ягы-яңа үрнәктәге чит ил паспорты 10 елга бирелә.
-Яңа үрнәктәге чит ил паспортын оформить итү өчен нәрсәләр кирәк?
-Документлар тапшырганда паспортның оригиналы һәм күчермәсе (2,5 битләр), эш (уку) урыны буенча җитәкче тарафыннан имза һәм мөһер белән расланган ике данәдә анкета (гариза), хезмәт кенәгәсенең күчермәсе, дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция (2.500 сум, 14 яшькәчә балаларга 1200 сум), 4х5 үлчәмдә 2 төсле фотография әгәр иске чит ил паспорты бар икән, аны һәм армиягә чакырылу яшендәге ир-атлар өчен хәрби билет булу шарт. Чит ил паспортын оформить итү срогы-1 ай. Чит ил паспортын оформить итүгә документларны Гөлнара Сөләйманова кабул итә. Кабул итү көннәре-сишәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә (иртәнге сәгать 9 дан 14 сәгатькәчә). Барлык кызыксындырган сораулар буенча белешмәләр алу өчен 2-79-67 телефонына чылтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев