Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Инвалидлар өчен пенсия

Районда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына игътибар юнәлтү максатыннан инвалидлар ункөнлеге старт алды. ПФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, бүген Татарстанда 74 меңнән артык кеше инвалидлык буенча пенсия ала. Хәзерге вакытта әлеге төр пенсия алу хокукына 1, 2, 3 группа инвалид дип саналган гражданнар ия була ала. Инвалидлык буенча...

Районда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына игътибар юнәлтү максатыннан инвалидлар ункөнлеге старт алды.


ПФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, бүген Татарстанда 74 меңнән артык кеше инвалидлык буенча пенсия ала. Хәзерге вакытта әлеге төр пенсия алу хокукына 1, 2, 3 группа инвалид дип саналган гражданнар ия була ала. Инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе кешене 5 ел иминият стажы булган очракта инвалид итеп тану вакытыннан, әмма картлык буенча хезмәт пенсиясе (шул исәптән вакытыннан алда булган) билгеләнү датасына кадәр, яки гомуми билгеләнештәге пенсия яшенә җитү (хатын-кызларга - 55, ирләргә - 60 яшь) вакытына кадәр билгеләнә.
Кешенең картлык буенча пенсия алу хокукы булмаган очракта - картлык буенча социаль пенсия яшенә җиткәнчегә кадәр (хатын-кызларга - 60, ирләргә - 65 яшь) бирелә.
Картлык буенча хезмәт пенсиясе дә , социаль пенсия дә инвалидлык буенча ала торган хезмәт пенсиясеннән ким булмаган күләмдә билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев