Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Чираттагы пленум үтте

Җомга көнне Аксубай һөнәри лицееның актлар залында үткән район ветераннары һәм инвалидлары советы пленумында өлкән яшьтәге гражданнар өчен мөһим булган проблемалар күтәрелде. Совет рәисе Евгений Копанев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, район хакимияте тарафыннан аларга карата даими игътибар күрсәтелү бәрабәренә мондый проблемалар елдан-ел кими бара. Әгәр элек, өч-дүрт ел элек, моңа...

Җомга көнне Аксубай һөнәри лицееның актлар залында үткән район ветераннары һәм инвалидлары советы пленумында өлкән яшьтәге гражданнар өчен мөһим булган проблемалар күтәрелде.


Совет рәисе Евгений Копанев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, район хакимияте тарафыннан аларга карата даими игътибар күрсәтелү бәрабәренә мондый проблемалар елдан-ел кими бара. Әгәр элек, өч-дүрт ел элек, моңа охшаш форумда беренче чиратта пенсия күләме һәм аны тарату мәсьәләләре күтәрелсә, бу юлы бу турыда бөтенләй сүз булмады. Соңгы пленумда шулай ук ветераннарның торак һәм яшәү шартларына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелмәде-районда торак пунктларны газлаштыру һәм су белән тәэмин итү мәсьәләсе күптән көн тәртибеннән алынган инде. Аксубайлыларның күп фатирлы йортларында капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрелә. Үз-үзләрен карый алмаган районның өлкән яшьтәге гражданнары социаль хезмәткәрләр тәрбиясендә.
Ветераннар советы рәисе һәм чыгыш ясаучылар докладыннан күренгәнчә, совет ветераннарын һәм инвалидларын бүген пенсионерларны актив тормышка җәлеп итү һәм шулай ук яшь буынга тәрбия бирү мәсьәләсе борчый. Күпчелек авыл җирлекләрендә пенсионерлар үзләре дә авыл тормышыннан читтә калмыйлар. Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова һәм Иске Ибрай башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәхимҗан Ярмөхәммәтов чыгышыннан күренгәнчә, ветераннар күпчелек очракта үзләре зиратта, авыл урамнарында һәм ишегалларында тәртип салу инициаторлары булып торалар. Ә Сөнчәле һәм Иске Үзи мәдәният йортлары каршында, «На завалинке» мисалындагы кебек, ветераннар фольклор ансамбльләре эшләп килә. Ирина Крайнова да, Рәхимҗан Ярмөхәммәтов та өлкән яшьтәге гражданнарның көндәлек ихтыяҗларына игътибар күрсәткәннәре өчен район башлыгына һәм инвестиция компанияләре бүлекләре-«ВАМИН- Аксу» һәм «Аксу Агро» җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Аксубай Интернат-йорт директоры Роза Минеголова да Камил Гилмановка һәм шулай ук Иске Тимошкино, Яңа Аксубай һәм Иске Ильдеряк авыл җирлекләре башлыклары Федор Степанов, Михаил Сулейманкин һәм Валерий Альметкинга рәхмәт белдерде.
Әмма проблемаларсыз да яшәп булмый. Сосновка ветераннар советы рәисе Владимир Никонов-поселокта буа торышына кагылышлы, ә Чув. Енорускинодан аның коллегасы -Геннадий Якимов каты түшәмәле юллар төзү мәсьәләсен күтәрде. Аларның икесе дә район башлыгы Камил Гилмановтан башкару сроклары билгеләнгән тулы җавап алдылар. Камил Гилманов район тормышында актив катнашканнары өчен ветераннарга рәхмәт белдерде, районда барган вакыйгалар һәм икътисади хәлләр турында сөйләде, аларны РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашырга чакырды. Пленумда республика вәкилләре дә катнашты.
Евгений Копанев Аксубай һөнәри лицей директоры Фәрхат Аюповка ветераннар оешмасына карата ихтирамлы һәм кунакчыл булганы өчен пленумда катнашучылар исеменнән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев