Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Батырлык турында сөйләделәр

Февраль аенда МВД ветераннары Аксубай районы мәктәпләрендә батырлык дәресләре үткәрделәр. -Балалар халык батырлыклары турында хәбәрдар булырга, үз батырларын танып белергә тиеш, чөнки кайбер авыл җирлекләрендә сугыш шаһитларының сафы көннән-көн сирәгәя бара,-дип белгеләп үтте ветераннар делегациясен озата барган Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин.-Өлкән буын яшь буынга Җиңүнең...

Февраль аенда МВД ветераннары Аксубай районы мәктәпләрендә батырлык дәресләре үткәрделәр.


-Балалар халык батырлыклары турында хәбәрдар булырга, үз батырларын танып белергә тиеш, чөнки кайбер авыл җирлекләрендә сугыш шаһитларының сафы көннән-көн сирәгәя бара,-дип белгеләп үтте ветераннар делегациясен озата барган Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин.-Өлкән буын яшь буынга Җиңүнең нинди бәя белән яулануы, әфган, чечня һәм башка интернациональ сугыш юлларын үткән сугышчылар турында сөйләргә тиеш. Мәктәп укучыларына батырлык дәресләре бирергә теләк белдергән МВД ветераннары ихтирамга һәм хөрмәткә лаек кешеләр, алар кешеләргә һәм үз Ватаннарына хезмәт итүдә өлге булып торалар. Шунысы шатлыклы, МВД ветераннары мондый очрашуларны һәр елны үткәрәләр, чөнки без бүген балалар күңелендә патриотик рухта имин нигез булдырабыз.
Ветераннар районның биш мәктәбе-Емелькино, Сөнчәле, Иске Ильдеряк, Иске Ибрай, Иске Кыязлы мәктәпләрендә булдылар. Мәктәпләрнең соңгысында ветераннар белән бергә безнең корреспондент та булды.
Иске Кыязлы мәктәбендә батырлык дәресе башланыр алдыннан ветераннар туган якны һәм авыл тарихын өйрәнү музеенда булдылар. Әлеге уку бинасы очраклы гына сайлап алынмады-музейда якты дөньядан бик иртә киткән милиция подполковнигы Әсхать Бакиров истәлегенә почмак ачылган, анда аның парад кителе, бүләкләре, медальләре урын алган. Ветеранның тол калган тормыш юлдашы милиция прапорщигы Рәмзия Бакирова иренең кителендәге төймәләрне сакчыл гына каптыра-әйе, аларга шатлык-куанычларны да, кайгы-хәсрәтләрне дә бергә кичерергә туры килә, бергәләп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ветераннар Әсхать Бакиров турында истәлекләрен уртаклаштылар.
Ул вакытта актлар залында укучылар урын алды. МВД ветераннары Советы рәисе Шамил Сәхабетдинов мәктәп укучыларын кунаклар белән таныштырды, сугышта катнашучыларның батырлыклары турында сөйләде. Аңардан соң чыгыш ясаган Ирек Салахов якташ сугышчылар-Советлар Союзы геройлары Филипп Мазилин, Григорий Романовның батырлыклары турында сөйләде, сугышчы-интернационалистлар һәм сугышчы-әфганчыларның исемнәрен атады. Дистәләгән еллар Эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган Рәмзия Бакированың чыгышы Җиңү көнен якынайту өчен иртә таңнан кичке караңгыга кадәр хезмәт куйган хатын-кызларга багышланды. Әфган сугышында катнашкан МВД ветераны һәм Әфганстан сугышы ветераннары советы рәисе Владимир Крайнов та балаларга канлы сугыш юллары турында сөйләде.
МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Игорь Белов булачак Ватанны саклаучыларны үткән бәйрәмнәр белән котлап, кече ватаныбызның лаеклы уллары булыр өчен сезнең бөтен шансыгыз бар,- дип укучыларга мөрәҗәгать итте.
-Беренчедән, сезнең мәктәптән бездә исәптә торучы укучылар юк. Үземнең хезмәтем буенча мин Хәрби комиссариат каршындагы чакыру комиссиясе составына кергән һәм комиссия тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләрдән билгеле булганча, Иске Кыязлы егетләре сәламәтлек һәм физик әзерлек ягыннан аерылып торалар.
Мәктәпнең элеккеге директоры Әхмәтзыя Моратшин да укучылар белән әңгәмәгә кереп, бүген авыл җирлегендә бары тик ике сугыш ветераны гына калуын билгеләп үтте, Җиңү көнен якынайту өчен көрәшкән, әмма аның чираттагы юбилеена кадәр яши алмаган сугышчыларны һәрвакыт хөрмәтләп искә алырга кирәклеген ассызыклады. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы очрашуга йомгак ясап, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән актив хезмәт өлеше өчен МВД ветераннарына рәхмәт белдерде. Иске Кыязлы мәктәбе директоры Минзөфәр Мөдәрисов һәм авыл ветераннар советы рәисе Ирек Камалов мондый очрашуларның традицион булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев