Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Башкарма комитетта яңа җитәкче

Атна башында утырышлар залында Аксубай муниципаль район советының чираттан тыш утырышы үтте. Анда ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мөлеков, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ренат Җәлалетдинов һәм район җитәкчеләре катнашты. Утырышка район башлыгы Камил Гилманов рәислек итте. Көн тәртибенә «Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен...

Атна башында утырышлар залында Аксубай муниципаль район советының чираттан тыш утырышы үтте.


Анда ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мөлеков, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ренат Җәлалетдинов һәм район җитәкчеләре катнашты. Утырышка район башлыгы Камил Гилманов рәислек итте.
Көн тәртибенә «Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында» һәм «Аксубай муниципаль район Советының 2012 елның 20 декабреннән кабул ителгән 133 нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү һәм 2013 елга, 2014-2015 елларның план чорына Аксубай муниципаль район бюджеты турында»гы ике мәсьәлә кертелде.
Фикер алышулар башланганчыга кадәр депутатлар корпусы һәм җыелучылар алдында лаеклы ялга киткән башкарма комитетның элеккеге җитәкчесе Николай Становов чыгыш ясады. Ул үзенең алмашчысына кешеләр һәм район иминлеге өчен изге эшләр теләде.
Район башлыгы Камил Гилманов аңа озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Конкурс комиссиясе исеменнән аның сәркатибе Ирина Телешева чыгыш ясады, ул башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаруга гариза тапшырган ике кандидатура - Анатолий Горбунов һәм Виктор Степановны тәкъдим итте.
Дәгъва белдерүчеләр үзләре, алда торган эш планнары турында сөйләделәр. Әлеге вазифага ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Анатолий Горбунов сайланды.
Икенче мәсьәлә тикшерелгәннән соң бердәм карар кабул ителде. Карар белән Аксубай муниципаль районының aksubaevo.tatarstan.ru рәсми сайтыннан танышырга була.
Утырыш соңында район башлыгы район ветераннар советы рәисе Евгений Копаневка актив эшчәнлек алып барган өчен Дәүләт советының Рәхмәт хаты һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен лауреат дипломы тапшырды. Шулай ук районның китапханәләр системасы җитәкчесе Ирина Телешеваны «ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелү белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев