Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җаваплылык турында катгый сөйләштеләр

Шул көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә шәхси составның ачык җыелышы үтте. Аның эшендә шулай ук ветераннар советы җитәкчеләре, күптән түгел генә ОВД каршында оешкан иҗтимагый совет вәкилләре катнашты. Казан шәһәренең «Дальний» бүлегендә килеп чыккан, кулга алынучының үлеме белән тәмамланган гадәттән тыш хәл очрашу өчен төп сәбәп булды. «Безнең эшебезнең нәтиҗәлелеге-ул...

Шул көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә шәхси составның ачык җыелышы үтте. Аның эшендә шулай ук ветераннар советы җитәкчеләре, күптән түгел генә ОВД каршында оешкан иҗтимагый совет вәкилләре катнашты.


Казан шәһәренең «Дальний» бүлегендә килеп чыккан, кулга алынучының үлеме белән тәмамланган гадәттән тыш хәл очрашу өчен төп сәбәп булды.
«Безнең эшебезнең нәтиҗәлелеге-ул халык ышанычы»,-дип ассызыклады үз чыгышында кадрлар эше буенча начальник ярдәмчесе Роза Аптулина. Аны бары тик намуслы хезмәт һәм керсез дисциплина белән генә яулау мөмкин. Шәхси состав алдында иҗтимагый советның җаваплы сәркатибе Ольга Ишмаева да чыгыш ясады. Үз чыгышында полициянең халык белән элемтәсенә тукталып, ул ышаныч бик күп төшенчәләрдән тора, дип полициянең үз-үзен тоту культурасы, аның халык белән аралаша белүе әһәмиятле урын алып тора билгеләп үтте.
«Ышаныч почтасы» да халык белән элемтәдә зур роль уйнарга мөмкин-ОВД фойесында гражданнардан хатлар һәм тәкъдимнәр кабул итү өчен махсус тартма урнаштырылган, аңа теләсә кайсы кеше полиция адресына мәгълүмат, шикаять яки тәкъдим белән хат сала ала.
Ачык җыелышта ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов, совет әгъзасы Ирек Сәлахов чыгыш ясады. Милиция тарихын искә алып һәм бүгенге хәлгә анализ ясап, хәзерге заман тәртип сакчыларының тәртибе үрнәк алырлык булырга тиеш, дип ассызыкладылар алар. Иҗтимагый совет әгъзасы Әлфия Рәхмәтуллина да бу турыда сөйләде. Әлбәттә инде , ОВД хезмәткәрләренең көндәлек практикасында төрле хәлләр килеп туарга мөмкин, әмма «Полиция турындагы закон»ны тайпылышсыз үтәү генә теләсә нинди мәсьәләне дә дөрес хәл итәргә ярдәм итә. Сөйләшү җитди һәм кискен булса да, чара күңелле вакыйга белән тәмамланды. ОВД начальнигы Сәлихҗан Сафин эчке эшләр органнарында озак еллар һәм намуслы хезмәт иткәне һәм юбилее уңаеннан ветераннар оешмасы әгъзасы Әнәс Низамовны «Хезмәтенә тугры булган өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар Советы «Ышаныч почтасы»