Аксубаево

Аксубаевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Образование

Мәктәпләргә – 160 мең

Аксубай районында "Мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә. "Мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм "ТАТМЕДИА" басма һәм массакүләм мәгълүматлар агентлыгы белән берлектә үткәрелә. Аксубай районының чыгарылыш сыйныф укучылары 160 мең сумнан артык матди ярдәм күрсәттеләр....

Аксубай районында "Мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә.



"Мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм "ТАТМЕДИА" басма һәм массакүләм мәгълүматлар агентлыгы белән берлектә үткәрелә.


Аксубай районының чыгарылыш сыйныф укучылары 160 мең сумнан артык матди ярдәм күрсәттеләр.


Педагоглар коллективы Кәкре Күл урта мәктәбе өчен уналты мең сумга якын акча җыйган.


Эшмәкәрләрдән тыш, төрле вазыйфа биләүче яки туган мәктәпләре проблемасына битараф булмаган чыгарылыш укучылары да булышлык күрсәтәләр. Меценатлар арасында - авыл җирлекләре башлыклары, бухгалтерлар, машина йөртүчеләр, мәктәп директорлары һәм укытучылар, табиблар, пешекчеләр, сәүдә, төрле хезмәт вәкилләре.


Күпләр исем-фамилияләрен әйтмәүне үтенеп, аноним ярдәм күрсәтәләр. Акчадан тыш, мәктәпләргә, төрле хезмәт төзелеш материаллары, җиһазлар, компьютерлар белән ярдәм итәләр.

Татарстан буенча 697 иганәче акциядә катнашкан һәм Татарстан Республикасының 36 муниципаль районындагы 322 мәктәп, көллият һәм техникумга ярдәм күрсәтелгән.

"Үзегез белем алган мәктәпнең ишеген ачып керергә вакыт табыгыз. Аның проблемалары белән кызыксыныгыз - кем үткәнне истә тота, аның киләчәге бар"! - шундый девиз белән акция алга таба да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев