Узган елда өч мәгариф учреждениесе грантларга ия булды
2023-2024 уку елы Аксубай районы мәгариф системасы өчен аерым казанышлар елы булып калачак
Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбе «Татнефть» ПАО гранты бәйгесендә җиңүче булды.
«Авыл мәктәбе – XXI гасыр кабинеты» проекты белән «Химия, физика, информатика һәм биология сыйныфларын ремонтлау һәм җиһазлау» максатчан программасы буенча бәйгедә катнашып, мәгариф учреждениесе химия һәм биология кабинетын җиһазлауга өч миллион сумнан артык акча отты.
В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе һәм «Радуга» балалар бакчасы узган елның декабрендә «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, традицияләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм» грантын отты. Ике мәгариф оешмасы да 500әр мең сум алачак.
Туган телдә тәрбия һәм белем бирүне тормышка ашыручы өч педагог республика бәйгесендә катнашып, 50шәр мең сумлык грант отты.
Укытучылар – «Иске Ильдеряк балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Любовь Васюткина, «Яңа Аксубай мәктәбе» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Валентина Чентаева һәм Сөнчәле урта мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Машкова грант акчаларын туган телне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруда кулланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев